Бал кортлары нигә шауламый?
Бал кортларының кыш көнендә дә игътибар сораганын онытмагыз. Умарта өенә куелган умарталарны каравы җиңелрәк. Кергәч, тыңлап торасың: әкрен генә гүләгән тавыш ишетелсә, димәк, әйбәт кышлыйлар. Каты шаулаган умарталар булса, нәрсә өчен икәнен белергә кирәк. Тычкан кермәгәнме, очу тишеге томаланмаганмы яисә боз катмаганмы, әллә ашарына беткәнме яки кысадагы баллары шикәрләнгәнме? Һәр...
Бал кортларының кыш көнендә дә игътибар сораганын онытмагыз. Умарта өенә куелган умарталарны каравы җиңелрәк. Кергәч, тыңлап торасың: әкрен генә гүләгән тавыш ишетелсә, димәк, әйбәт кышлыйлар. Каты шаулаган умарталар булса, нәрсә өчен икәнен белергә кирәк. Тычкан кермәгәнме, очу тишеге томаланмаганмы яисә боз катмаганмы, әллә ашарына беткәнме яки кысадагы баллары шикәрләнгәнме? Һәр умартаның очу тишеген чистартып чыгалар. Әгәр вак кына ак бөртекләр чыкса, ул кысадагы балның шикәрләнгән икәнен аңлата һәм җылытылган яңа кысага алыштырыла. Баллары барын белү өчен кыса өстендәге тактаны ачып, тиз генә пычакны кысаларга тидереп аласың. Баллары булса, пычак балга буялган булыр.
Умарта өендә һава җылылыгы 0+4 градус булырга тиеш. Дымлылык - 80-85 процент. Әгәр җылылык 8 градуска җитсә, аралык ишеген ачып суытасың. Шаулаган умартаның җылыткычларын алырга һәм пакет җәймә белән кар алып кереп куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев