Гөлләрне дөрес тәрбияләү
► Ел дәвамында гөл савытындагы туфракның файдалы матдәләре кими, шуңа да туфракны яңарту бүлмә гөлләренең үсүе һәм чәчәк атуы өчен бик файдалы булачак. Әгәр дә гөл бик зур икән, туфрагының өске өлешен генә яңартырга мөмкин. Туфракны һәр гөл өчен яраклаштырып сайлагыз, һава йөрсен, үсемлекләрнең тамырлары черемәсен өчен, төбенә ташлар салып...
► Ел дәвамында гөл савытындагы туфракның файдалы матдәләре кими, шуңа да туфракны яңарту бүлмә гөлләренең үсүе һәм чәчәк атуы өчен бик файдалы булачак. Әгәр дә гөл бик зур икән, туфрагының өске өлешен генә яңартырга мөмкин. Туфракны һәр гөл өчен яраклаштырып сайлагыз, һава йөрсен, үсемлекләрнең тамырлары черемәсен өчен, төбенә ташлар салып калдырырга онытмагыз.
► Бөтен үсемлекләр дә күчереп утыртканны яратмый. Мәсәлән, амариллис кысанлыкта үсәргә ярата һәм шундый шартларда чәчәк ата. Ә башка гөлләр, мисалга, бер үк гөл савытында берничә ел рәттән үсә ала.
► Гөлләрне тукландырырга онытмагыз. Нәтиҗәдә, үсемлекләрнең яфраклары куерак һәм ачыграк булып үсәчәк, алар шаулап чәчәк атачак. Махсус кибетләрдә бүлмә гөлләре өчен ашлама сатып алыгыз. Гөлләрнең һәрберсен төренә карап төрле вакытта, төрле күләмдә тукландырырга кирәк.
► Урамдагы җылылык +15°С тан да түбән төшми башлагач, гөлләрне саф һавага чыгарыгыз. Аларны балконга яки ишегалдына чыгарып куярга була. Тик кояш туры караган урыннарга куймагыз, югыйсә гөлләргә зыян килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев