Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гөлләр үстерәбез

► Әгәр дә чуар төстә булырга тиешле яфраклар яшел төскә керә икән, димәк, аларга яктылык җитми. ► Яфраклардагы ачык төстәге таплар бүлмәдәге җылылыкның һәрчак үзгәреп торуы, яктылык яки дымның җитмәвен аңлата. ► Гөл бик сирәк һәм әз чәчәк ата икән, моңа ул үскән урындагы шартлар тиешенчә булмау һәм дөрес тәрбия...

Әгәр дә чуар төстә булырга тиешле яфраклар яшел төскә керә икән, димәк, аларга яктылык җитми.

Яфраклардагы ачык төстәге таплар бүлмәдәге җылылыкның һәрчак үзгәреп торуы, яктылык яки дымның җитмәвен аңлата.

Гөл бик сирәк һәм әз чәчәк ата икән, моңа ул үскән урындагы шартлар тиешенчә булмау һәм дөрес тәрбия кылмау сәбәпче булырга мөмкин. Гөлләрнең урынын алыштырырга - караңгы урыннан якты урынга куярга я, киресенчә, су сибүне киметергә, яки һаваның дымлылыгын арттырырга кирәк.

Һәм тагын: гөлләр үзләре белән сөйләшкәнне, чәчәк атулары өчен рәхмәт укыганны, өсләреннән сак итеп тузан сөрткәнне ярата. Үзләренең матурлыгы, чәчәкләре белән куандырып торучы гөлләребезгә мәхәббәтебезне кызганмыйк.

Гөлләрне үрчетү өчен яз ае - иң әйбәт чор. Үсемлекләрне, төренә карап, ботак, бүлбе, суганча, үсенте, мыекча, тамырларының бүленүе белән үрчетергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев