Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Туңудан саклануың хәер

Туңу (өшү) -Түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Гадәттә кышкы көннәрдә температура 10 градустан түбән булганда туңу очраклары була. Хәер, әгәр дә җил бик көчле, һава дымлы булганда көзен һәм язын да тире зарарлануы мөмкин. ТУҢУГА НИНДИ СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ Тән, мисал өчен бит тиресе элек тә өшгән булса, ул...

Туңу (өшү) -Түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Гадәттә кышкы көннәрдә температура 10 градустан түбән булганда туңу очраклары була. Хәер, әгәр дә җил бик көчле, һава дымлы булганда көзен һәм язын да тире зарарлануы мөмкин.

ТУҢУГА НИНДИ СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ

Тән, мисал өчен бит тиресе элек тә өшгән булса, ул салкынга тиз бирешә. Салкында озак вакыт бер урында хәрәкәтсез һәм җайсыз басып торганда; юеш һәм тыгын аяк киеме кигәндә; организмның саклану көче кимегәндә; артык йончылганда-хәлсезләнгәндә; йөрәк-кан тамырлары системасы һәм аяк буыннары авыру, тирләүчән булса тән тиресе салкынга чыдамсыз һәм тиз туңучан була.

Статистик мәгъламатларга караганда, кул-аяклары кисәрлек булып туңучылар, башлыча, исерек кешеләр. Салкын тәэсирендә катлаулы үзгәрешләр булуга, температураның төшә баруына бәйле бу. Һава температурасы 10 градустан түбән булганда тире тукымалары өши, ә инде тагын да төшсә, 20 градусларга җитсә, вак кан тамырлары кысыла. Нәтиҗдә кан агышы акырыная. Аяк, кул бармаклары аеруча тиз туңучан.

ТУҢУНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ

Туңганны үзең сизмәгән дә кебек, өшегән урын агарып китә, бераз чәнчә, авырта. Ә туңа барган саен авырту басылгандай итә--тәннең өшегән урыны сизү сәләтен югалта. Кул бармаклары өшегәндә аны кыймылдатып, бөгеп булмый. Тире тыгызлана, суына, төсе дә үзгәрә:зәңгәр-көрән, балавыздай сары төскә керә, җансызлана.

ТУҢУ ТӨРЛЕ ДӘРӘҖӘДӘ БУЛА

1-дәрәҗә туңу. Ул салкында озак булмаганда да барлыкка килергә мөмкин. Аның билгесе- тиренең төсе үзгәрә, агарып китә, чәнечкәләп ала, аннары сизми башлый. Җылытканнан соң ул кызыл-көрән төскә керә, бераз шешенеп китә.

2-дәрәҗә туңу. Ул салкында озак торганда барлыкка килә. Өшегән урын агарып китә, суына, тора- бара сизми башлый.Туңуның бу дәрәҗәсендә өшегәннән соң икенче көндә зарарланган урында төссез сыекча белән тулы куыкчыклар барлыкка килә. Бармаклар, башка урыннар өшегәндә җылыту белән ул урын сызлый, пешергәндәй була, кычыта.

3-дәрәҗә туңу. Монысы өшегән урында канлы сыекчалар белән тулган куыкчыклар барлыкка килү белән тасвирлана. Куыкчыкларның төбе зәңгәрсу-көрән төстә була, кагылганны сизми, ул озакка бара.Туңган урында бөтен тире катламы үлә.

4-дәрәҗә туңу. Ул, гадәттә, 2 һәм 3дәрәҗә туңуның кушылмасы. Тире тукымасының бөтен катламнары үлә, еш кына мускуллар, буыннар, сөяклр зарарлана. Өшүнең билгеләре: зарарланган урын зәңгәр-күк, еш кына мәрмәр төскә керә. Җылыту белән ул урын шешә, мәйданы киңәя, зурая һәм сизү сәләтен югалта.

ТУҢГАНДА БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ

Антропова врач-хирург сузләре буенча, беренче ярдәм туңу дәрәҗәсенә, ягъни никадәр өшүенә,кешенең яшенә һәм булган авыруларына карап күрсәтелә.

Түбәндәге чаралар күрелә: туңган кешене җылы бинага алып керәләр, бияләен, аяк киемен, оекбашаларын салдыралар, зарарланган урында кан йөрешен җайга салалар. Беренче ярдәм күрсәтү белән бергә, кичекмәстән, табиб чакырырга кирәк. Авыр дәрәҗәдә туңган очракта дәвалау белгеч күзәтчелеге астында алып барылырга тиеш.

1 дәрәҗә туңу билгеләре булганда әшегән җирне йон тукыма белән тире кызарганчы ышкырга, аннан соң мамык-марля белән бәйләп куярга. Кайнар ризык,эчемлек бирергә.

НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘРГӘ ЯРМЫЙ

2,3,4 дәрәҗә туңу очракларында массаж ясарга, ышкырга, җылытырга ярамый. Бу хәлләрдә өшегән җиргә җылыта торган бәйләгеч ябалар. Моның өчен бер кат марля, аның өстенә калын итеп мамык түшиләр, аннары тагын марля һәм тыгыз тукыма яки клеенка белән бәйлиләр. Аяк-куллар зарарланганда, мәсәлән,бармак өшегәндә, кул астындагы әйберләр белән каплап, өстеннән марля урыйлар. Өшегән урынны, бигрәк тә бамаклар өшегәндә, кар белән ышкырга ярамый. Аларның кан юллары бик сизгер һәм ышкыганда бик тиз яраланулары ихтимал. Моның исә барлыкка килгән вак ярыкларга инфекция эләгүгә китерүе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев