29 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Хөрмә гипертониядән булыша
Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа. Онкологик авырулар, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле. Хөрмәне артык авырлыктан тилмерүчеләр дә курыкмый ашый ала. Баллы булуына да карамастан, аның калориялелеге түбән....
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турында алдан бирелгән гаризада онлайн-режимында балалар бакчасын үзгәртә ала. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен,...
-
Татарстан поселогы китапханәсендә Батырлык дәресе узды
27 гыйнвар көнне Татарстан поселогы китапханәсендә Ленинград блокадасы өзелгән көнгә багышлап Батырлык дәресе узды ,анда «Лебёдушка» балалар бакчасының өлкән төркеменнән нәниләр катнашты Чараның максаты - 871 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү.
-
Тукай районында 25 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән
21 гыйнвардан башлап 27 гыйнварга кадәр 2018 елның районда 25 очрак кискен респиратор вируслар инфекцияләре теркәлгән, шулар арасында 17 яшькә кадәр балалар арасында - 14 очрак, шул исәптән, балалар бакчасына йөри торган балалар арасында - 4 очрак, мәктәп укучылары арасында - 10 очрак, өлкән яшьтәге халкы арасында 11 очрак. Кискен...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 1нче катнашучылары
Алар - Мерәс авылыннан Ильвина Мөхәммәтдинова һәм аның сөйгән яры, Сәмәкәй авылы егете Алмаз Сәгыйтов. Ильвина безгә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясенә үз сөйгәне белән төшкән иң матур фотоны җибәргән. Искәртеп үтәбез, 14 февраль - Гашыйклар көне буларак билгеләнеп үтелә. «Мәхәббәт канатында» дип аталган бәйгегә фотолар, иҗади хезмәтләр, тормышыгыздан кызыклы вакыйгалар...
-
Калмия авылының китапханэсендэ "Кыш коне кошлар" дигэн темага энгэмэ узды
Мәдәният бүлеге хәбәр иткәнчә, балалар белэн Калмия китапханэсендэ "Кыш коне кошлар" дигэн темага энгэмэ алып барылды хэм кошларга бергэлэп ярмалар салып "Ашагыз кошкайларым" дип агачларга жимлеклэр эленде.
-
Туңудан саклануың хәер
Туңу (өшү) -Түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Гадәттә кышкы көннәрдә температура 10 градустан түбән булганда туңу очраклары була. Хәер, әгәр дә җил бик көчле, һава дымлы булганда көзен һәм язын да тире зарарлануы мөмкин. ТУҢУГА НИНДИ СӘБӘПЛӘР КИТЕРӘ Тән, мисал өчен бит тиресе элек тә өшгән булса, ул...
-
29 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 29 гыйнвар көнне, Тукай районында көн болытлы, явым төшемсе. Һава температурасы көндез 13 градус салкынлык, төнлә -13 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -10 градуска кадәр суыта.