Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында 25 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән

21 гыйнвардан башлап 27 гыйнварга кадәр 2018 елның районда 25 очрак кискен респиратор вируслар инфекцияләре теркәлгән, шулар арасында 17 яшькә кадәр балалар арасында - 14 очрак, шул исәптән, балалар бакчасына йөри торган балалар арасында - 4 очрак, мәктәп укучылары арасында - 10 очрак, өлкән яшьтәге халкы арасында 11 очрак. Кискен...

21 гыйнвардан башлап 27 гыйнварга кадәр 2018 елның районда 25 очрак кискен респиратор вируслар инфекцияләре теркәлгән, шулар арасында 17 яшькә кадәр балалар арасында - 14 очрак, шул исәптән, балалар бакчасына йөри торган балалар арасында - 4 очрак, мәктәп укучылары арасында - 10 очрак, өлкән яшьтәге халкы арасында 11 очрак.

Кискен эчәк инфекциясе авырулары 5 очракта теркәлгән. Круглое поле торак пунктында эчәк инфекциясе белән «Зәңгәр вагон» балалар бакчасына йөри торган 2 бала чирләгән. Балалар бакчасында сан-дез режимы көчәйтелгән. Амбулатория поселогына Тукай үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатрның чыгуы оештырылган. Балалар бакчасында шәфкать туташы булмау проблема булып тора. Яңа поселыгында олылар арасында бер кеше эчәк инфекциясе белән чирләгән. Аның белән аралашкан кешеләрне медицина күзәтеп тора.

3 кеше хайваннар тешләве белән теркәлгән. Калмаш торак пунктында яшәүчене урам эте тешләгән. Новотроицкий поселыгында хуҗасын йортта тора торган эт тешләгән. Кама поселыгында яшәүчене күсе тешләгән. Зыян күрүчеләргә медиклар ярдәме күрсәтелгән.

Лаборатория тикшерүләре буенча Шильнебаш авылында 1 кешедә гепатит В вирусы табылган, Яңа поселыгында яшәүче һәм Югары Суык-Су авыланда торучыда гепатит С вирусы табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев