Шоколад турында
Бик тә югары бәяләнгән какао маен борынгы заманнарда аллалар ризыгы дип санаганнар. Аңардан без барыбыз да яраткан тәм-том - шоколад әзерләнә бит. Бүгенге көндә әлеге баллы ризыкны теләге булган һәркемнең сатып алырга мөмкинлеге бар, ә кибет киштәләрендә аларның йөзләрчә төрен күреп шаккатырлык. Тик файдалы шоколад, чыннан да, кибет киштәләрендә бармы...
Уңышлылык билгесе
Шоколадта какао ризыклары никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр файдалырак. Чөнки аларда безнең тәнгә уңай йогынты ясаучы кушылмалар бар. Алар кан басымын җайлый, нервыларны тынычландыра.
Составында какао ризыклары 60 проценттан артыграк булган әче шоколад кына әлеге күңелгә хуш килерлек үзлек белән мактана ала. Шул ук вакытта әче шоколадның туклыклылык дәрәҗәсе түбән. Баллы ризыклар ашамыйча, сәламәтлеген бик нык кайгыртучылар да аның белән сыйлана ала.
Моннан тыш, кыю рәвештә шуны ышандырып әйтергә була: әче шоколад бүгенге көндә уңышлы тормыш билгесенә әйләнде. Хәзерге көндә аның белән сыйлану заманча санала, һәм ул бик үк кыйммәт тә тормый.
Әмма безнең кибет киштәләрендә сатылучы бар әче шоколадның да исеме җисеменә туры киләме соң? Төрле вакытларда һәм төрле төбәкләрдә үткәрелгән тикшерүләрдән кибет киштәләрендәге төрле төрдәге әче шоколадлар арасыннан табигый булганын табу өчен бик җентекләп эзләргә кирәк булуы ачыкланган...
Әгәр чын шоколад белән сыйланырга теләсәгез, аңлатма язуына игътибар итегез: әче кара шоколад - 55 һәм аннан да югарырак процентлы, сөтлесе - 36 процентлы була, аларның калган өлеше шикәр һәм өстәлмәләрдән тора. Әмма «шоколадлы» шоколадны һәркем яратмый, гадәттә, 36 процентлы шоколадка өстенлек бирелә.
Кыскача белешмәКакао мае һәм башка какао ризыклары (какао ончасы, уылган какао) нигезендә әзерләнгән баллы ризык - шоколад дип атала. Какао ончасы һәм уылган какао орлыклары белән бергә нәкъ менә какао мае шоколадка кабатланмас тәм, хуш ис бирә, катнашманы үзенчәлекле итә. Сүз уңаеннан әйтик: ак шоколад карап торышка әлеге тәмле ризыкны әз хәтерләтсә дә, ул нәкъ менә какао мае кулланылу сәбәпле, шул үзлеккә ия.
Кыйммәтләрне алмаштыру
Безнең илдә әче шоколадка үзенә бертөрле таләпләр куела. Дәүләт үрнәкләренә ярашлы рәвештә, какаоның кипкән калдыгының гомуми күләме, ким дигәндә, 55 процент, ә шоколадтагы какао мае, ким дигәндә, 33 процент булырга тиеш. Какао мае алмаштыргычларын - каты үсемлек майлары куллануда рөхсәт ителгән. Әмма аларның күләме, күп дигәндә, какао ризыкларының гомуми күләменең 5 процентын гына тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта җитештерүче кулланучыга кыйммәтле какао маен алмаштыруын аңлатма язуында күрсәтергә бурычлы.
Ризыкны арзанайту максатыннан ешрак үсемлек мае нигезендәге какао мае алмаштыргычларын кулланалар. Чөнки табигый какао мае кыйммәт бәяләнә. Шуңа да аңа арзанлы һәм бик үк файдалы булмаган көньяк талы яисә кокосның чистартылган майлары кушыла. Галимнәр әлеге каты үсемлек майларындагы май кислоталары кеше тәнендә транс-кушылмага әйләнә, дип кисәтә. Еш кулланганда, алар безнең тәнгә яман шеш китереп чыгаручы матдә кебек йогынты ясый.
Шуңа карамастан җитештерүчеләр безнең белән яшерен уен уйный. Гамәлдәге дәүләт үрнәкләре булуга карамастан, алар үсемлек мае нигезендәге какао мае алмаштыргычларын кулланулары хакында хәбәр итмиләр. Моны алманнар да, «дөньядагы иң яхшы Швейцария шоколады»н җитештерүчеләр дә, совет заманыннан ук бай тәҗрибәсе булган илебез фабрикалары да эшләми. Димәк, җитештерүчеләр кулланучыларны күзгә карап алдый.
Кыңгыр эш
Тулаем алганда, кибет киштәләренә тезелгән төрледән-төрле әче шоколадның бары яртысы гына әлеге исемгә лаек. Чын шоколадны, ягъни дәүләт үрнәкләре таләпләренә туры килгәнен табу өчен, әле яхшылап эзләргә кирәк. Ә дәүләт үрнәгендә шоколадка, алда әйтелгәнчә, какао маеның күләменә генә түгел, ә гомуми коры какао калдыгы буенча да катгый таләпләр куела. Тик әлеге таләп дәүләт үрнәге буенча әзерләнгән ризыкка гына куела ала.
Ә күп җитештерүчеләр, керем артыннан куып, шоколад җитештерүнең гадәти кагыйдәләреннән читкә тайпылуны һәм үзләре теләгән матдәләрдән баллы ризык ясауны хуп күрә. Тәм-томны алар техник таләпләр буенча җитештерә. Аны әче шоколад дип атыйлар, әмма какао ризыкларының күпме булырга тиешлеген алар үзләре билгели.
Нәтиҗәдә, әлеге татлы ризыкның күпчелеге әче түгел, ә кара шоколад. Рәсми рәвештә аларга дәгъва белдереп тә булмый. Чөнки алар үзләренең техник таләпләрен үти бит, ә менә дәүләт үрнәге буенча аның әче шоколад булмавы һич тә мөһим түгел. Чөнки шоколадка кагылышлы төгәл атама һәм билгеләмәләрне үз эченә алган үзәк канун бүгенге көндә юк.
Еш кына җитештерүчеләр тагын да хәйләкәррәк була: алар капның алгы ягында тәм-томны әче дип, ә артындагы аңлатма язуында кара дип атый. Нәрсәнең нәрсә икәнлеген менә шуннан чыгып аңла инде! Нәтиҗә ясап, шуны ассызыклап әйтәсе килә: әче шоколад җитештерүчеләрнең төп хәйләсе - аларның кыйммәтле какао маен алмаштыруларында. Әмма моның чынбарлыкта ничек булуын тикшергәндә генә ачыклап була. Ә гадәти кулланучыларга шоколадның сыйфатлы булуын искәртүче тышкы билгеләрдән чыгып кына эш итәргә кала.
Исегездә калдырыгызБеренчедән, чын шоколад, тонык төстә булмаска, ә ялтырап торырга тиеш.Икенчедән, сыйфатлы шоколадны бүлгәндә коры шартлаган тавыш чыга, чын шоколад шакмагы кулда эри башлый һәм авызда шундук эреп бетә (чөнки какао мае кеше тәне җылысыннан әзрәк җылылыкта - 32 градуста эри).
Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев