Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Юл чире

Транспортта йөри алмаучы кеше өйдән чыгарга да куркып тора. Юл чире (тирбәлүдән күңел болгану) фәнни телдә «кинетоз» дип атала. Ул - «хәрәкәт авыруы» дигәнне аңлата. Кешелек беренче тапкыр бу чир белән диңгездә очрашкан. Шуңа аны икенче төрле «диңгез авыруы» дип тә йөртәләр. Хәзер ул автомобильдә баручылар, самолетта очучыларны да еш...

Транспортта йөри алмаучы кеше өйдән чыгарга да куркып тора. Юл чире (тирбәлүдән күңел болгану) фәнни телдә «кинетоз» дип атала. Ул - «хәрәкәт авыруы» дигәнне аңлата.

Кешелек беренче тапкыр бу чир белән диңгездә очрашкан. Шуңа аны икенче төрле «диңгез авыруы» дип тә йөртәләр. Хәзер ул автомобильдә баручылар, самолетта очучыларны да еш борчый. Транспортта кешенең күңеле болгана.

Хәлегез начарлана башлауны сизү белән башны утыргычның артына терәргә, мөмкин кадәр селкенмәскә тырышырга кирәк. Шул ук вакытта сулыш алуны контрольдә тотыгыз. Башка әйберләр турында уйламаска тырышыгыз.

Хәлне музыка тыңлау яхшырта. Баш мие музыка тыңлаудан канәгатьләнү ала, бу аңа тышкы факторларга игътибарны киметергә ярдәм итә.

Кеше организмы теләсә нинди шартларга яраклаша. Юлда күбрәк йөргән саен вестибуляр аппарат тизрәк нормага килә. Шуңа транспортны авыр кичерү сылтавы белән юлга чыкмый тормагыз, ешрак юлда булыгыз.

Антигистаминлы препаратлар косасы килүне киметә, организмның тышкы шартларга яраклашуын тизләтә. Соңгы вакытта акупунктур беләзекләр чыкты. Беләзекнең уңай нәтиҗәсе 30-40 минуттан соң гына сизелә. Шуңа хәл авырая башлауга кияргә, бераз түзәргә туры килә. Косасы килгәндә төймәсенә басарга кирәк.

Диңгез авыруыннан махсус пластырьлар алырга була. Алар составындагы имбирь һәм бөтнек экстракты нерв системасына йогынты ясый һәм тынычландыра.

Гомумән, диңгез авыруыннан имбирь яхшы ярдәм итә. Юлга чыгар алдыннан 1 г киптереп төелгән имбирь порошогы кабарга мөмкин. Юлга үзегез белән имбирьле кәнфит алырга була.

Бөтнекле чәй әзерләгез. 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөтнек салырга һәм 20 минут төнәтергә. Бу чәйне үзегез белән алыгыз. Аны йотымлап лимон белән эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев