Тәмле печенье
Кирәк: 2 йомырка, 200әр г шикәр комы, атланмай һәм он, 2/3 стакан геркулес, 100 г кабыгы 100 г чистартылган көнбагыш орлыгы, әфлисун цедрасы, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы. Йомырканы шикәр комы белән агарганчы тугларга. Йомыркалы массага йомшарган атланмай кушарга. Әфлисун цедрасы һәм бер чеметем тоз өстәргә. Онны...
Кирәк: 2 йомырка, 200әр г шикәр комы, атланмай һәм он, 2/3 стакан геркулес, 100 г кабыгы 100 г чистартылган көнбагыш орлыгы, әфлисун цедрасы, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы.
Йомырканы шикәр комы белән агарганчы тугларга. Йомыркалы массага йомшарган атланмай кушарга. Әфлисун цедрасы һәм бер чеметем тоз өстәргә. Онны иләп, чәй содасы, көнбагыш орлыгы кушарга.Табаны үсемлек мае белән майларга. Камырны формага кашык белән салырга. Печеньеләр өстенә көнбагыш орлыгы сибәргә. 200 °С кызулыктагы духовкада 15 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев