17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Вазелин ярдәме
Вазелин арзанлы, сыналган чара. Хушбуй исе дымлы тәндә озаграк саклануын беләсезме? Хушбуй сибәсе урынга вазелин сөртергә була. Ул җилдә ярылган иреннәрне тиз төзәтә. Эт тырнагы чыкса, тырнакларга вазелин сөртергә мөмкин. Вазелин үкчәне тиз йомшарта. Аны сөрткәч, оекбаш киеп йокларга кирәк.
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел....
-
Ташкабак уылдыгы
Кирәк: 3 кг ташкабак, 2 кг помидор, 1әр кг кишер һәм суган, 2шәр аш кашыгы тоз һәм 9 процентлы аш серкәсе, 4 аш кашыгы шикәр комы. Яшелчәләрне эре итеп турарга һәм һәрберсен аерым савытта үсемлек маенда кыздырырга. Майны кыздырырлык кына салырга кирәк. Аннан барысын бергә кушып, 1 сәгать пешерергә. Блендер...
-
РАФИЛ ҖӘЛӘЛИЕВ БЕЛӘН ЭЛЬМИРА ГЫЙЛЬФАНОВА ТАТАР ЭСТРАДАСЫН “ЧҮПЛИ”?
Эстраданың яшь дуэты Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановага "үз исемнәрегезне татарча яза белмисез", "эстраданы чүп басты", дип тәнкыйть белдерделәр. Җырчылар үзләре нинди фикердә, бу сүзләргә үпкәләгәнме, әллә юкмы? Аңлатып китик, әлеге фикер социаль челтәрдә җырчыларның афишасы чыккач барлыкка килгән. Янәсе артистлар анда үз исемнәрен татарча дөрес язмаган - Рафиль Җәләлиев,...
-
Тәмле печенье
Кирәк: 2 йомырка, 200әр г шикәр комы, атланмай һәм он, 2/3 стакан геркулес, 100 г кабыгы 100 г чистартылган көнбагыш орлыгы, әфлисун цедрасы, бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы. Йомырканы шикәр комы белән агарганчы тугларга. Йомыркалы массага йомшарган атланмай кушарга. Әфлисун цедрасы һәм бер чеметем тоз өстәргә. Онны...
-
Район үзәк дәваханәсендә ремонт башлана
Район үзәк дәваханәсе республикада 2018 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле амбулатория-поликлиника учреждениеләре исемлегенә кертелде. Аның кысаларында больницаның поликлиника өлешендә һәм хатын-кызлар консультациясендә тулысынча төзекләндерү үткәреләчәк. Подрядчы оешма эшкә шушы көннәрдә керешәчәк.
-
Дүрт янгынның да сәбәбе – электр җиһазларының төзексезлеге
Якшәмбе көнне кичке сәгать 9 тулгач 112 хезмәтенә Борды авылында торак йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә иске агач йорт ялкынга чорналган була инде. Сүндерү вакытында ишек янында 61 яшьлек хуҗа ир-атның мәете табыла. Ул газ исеннән агуланып үлгән була. Тикшерү янгынның электр чыбыкларында кыска ялганыш...
-
Республика олимпиадасында җиңү яуладылар
Кышкы каникул вакытында авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларның «Олимпка юл» («Путь к Олимпу») республика олимпиадасы башланды. Тукай районының өч укучысы призлы урыннарга иреште. 8-10 гыйнварда математика фәне буенча белем сынаштылар. Борды мәктәбенең VI сыйныф укучысы Валентин Чернов (укытучысы - Валентина Утяшова) призер исеменә лаек булды. 12-14 гыйнварда химия фәне олимпиадасы...
-
Хуҗалыклар минераль ашламалар алуны дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 3250 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 43,6 килограмм тәэсир итүче матдәләр дигән сүз. Авыл хуҗалыгы белгечләренең әйтүенчә, уңыш яхшы булсын өчен...
-
17 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 17 гыйнвар көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 9 градус салкынлык, төнлә -7 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. sinoptik.com фаразларына караганда, иртәгә көн суыта төшә, -17 градуска кадәр җитәр дип көтелә. Алда исә - качману суыклары.