Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыклар минераль ашламалар алуны дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 3250 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 43,6 килограмм тәэсир итүче матдәләр дигән сүз. Авыл хуҗалыгы белгечләренең әйтүенчә, уңыш яхшы булсын өчен...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 3250 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 43,6 килограмм тәэсир итүче матдәләр дигән сүз. Авыл хуҗалыгы белгечләренең әйтүенчә, уңыш яхшы булсын өчен бер гектарга барлыгы 90-100 килограмм минераль ашлама кертелергә тиеш. Бу күрсәткеч узган ел нәкъ шулай булган да. Бәясенә килгәндә, бер тонна ашлама, мисал өчен, аммиак селитрасы, 14 мең сумнан башлана, катлаулы ашламалар 22-24 мең сумга җитә. Пландагы чәчү мәйданнары районда 76,4 гектарны тәшкил итә. Хуҗалыкларның бөртек исәбенә 480 тонна минераль ашлама алу ихтыяҗы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев