Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт янгынның да сәбәбе – электр җиһазларының төзексезлеге

Якшәмбе көнне кичке сәгать 9 тулгач 112 хезмәтенә Борды авылында торак йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә иске агач йорт ялкынга чорналган була инде. Сүндерү вакытында ишек янында 61 яшьлек хуҗа ир-атның мәете табыла. Ул газ исеннән агуланып үлгән була. Тикшерү янгынның электр чыбыкларында кыска ялганыш...

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә әлеге бүлекнең башлыгы Александр Сухорукның билгеләп үтүенчә, янгыннар, нигездә, нәкъ менә электр җиһазларының төзек булмавы аркасында чыга. Мисал өчен, Яңа ел ялларында булган өч янгын да шул сәбәпле булган. Искә төшерәбез, 3 гыйнварда Олы Шилнәдә мунча, 5 гыйнварда Калмашта яңа төзелгән йорт, 6 гыйнварда «Татарстан» совхозы поселогында шулай ук торак йорт янган иде. Олы Шилнәдә хуҗалар тычканнарны куркыту өчен электр белән эшли торган җайланма куйган булганнар, ут шул сәбәпле чыккан. Шулай ук кыш көне электр мичләрен кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән, аларны күзәтүсез калдырудан чыккан янгын очраклары күп. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре райондашларны бу җәһәттән һәрдаим кисәтеп торалар, ваемсыз булмаска, аерата балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска чакыралар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев атналык киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибарны тагын да арттыруны сорады, авыл җирлекләре башлыклары халык белән очрашуларда бу темага сөйләшү алып барсыннар, мәктәптә балалар белән әңгәмәләр үткәрелсен, авыр хәлдә яшәүче гаиләләр махсус күз уңында булсын, диде ул.

Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге инспекторлары тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев