Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Район үзәк дәваханәсендә ремонт башлана

Район үзәк дәваханәсе республикада 2018 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле амбулатория-поликлиника учреждениеләре исемлегенә кертелде. Аның кысаларында больницаның поликлиника өлешендә һәм хатын-кызлар консультациясендә тулысынча төзекләндерү үткәреләчәк. Подрядчы оешма эшкә шушы көннәрдә керешәчәк.

Республика программасы кысаларында дәваханәне ремонтлауга бюджеттан 104 млн сум акча бүленә, аның 10 проценты мебель һәм медицина аппаратлары алуга тотылыр дип планлаштырыла. Төзекләндерәсе мәйдан барлыгы 4900 квадрат метрны тәшкил итә. Бу - бер ягында өч катны, икенче ягында ике катны берләштергән участок, биредә унлаган кабинет, коридорлар һәм башка бүлмәләр. Монда канализация, җылыту, электр системалары, фасад, түбә, тәрәзәләр яңартылачак, бинаның эченә тулысынча ремонт үткәреләчәк. Бина 1997 елда куллануга тапшырылган булган, ул еллардан бирле капиталь төзекләндерү бер дә уздырылмаган, бары тик агымдагы ремонт эшләре генә башкарылган.

Без барганда, дүшәмбе көнне, дәваханәсендә ремонт эшләренә әзерлек башланган иде инде: кабинетлар өлешчә бушатылган, коридорга җиһазлар чыгарылган, аларны вакытлыча урыннарга күчерәләр иде. Төп керү урыны да ябылачак, ул хәзер башка ишектән булачак. Регистратура да башка кабинетка күчкән. Дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов вакытлыча тудырылган уңайсызлыклар өчен пациентлардан гафу үтенә, аларның аңлауларын сорый. Белгечләргә ничек керергә кирәклеген күрсәткән табличкалар эленәчәк, поликлиникага килгән берәү дә кире борылып кайтып китмәячәк, бәлки белгечләрнең кабул итү расписаниесендә үзгәрешләр булыр, кемгәдер икенче сменада эшләргә туры килер, ләкин, нигездә, поликлиника элеккеге режимда эшләвен дәвам итәчәк, ди баш табиб. Җайга карап, белгечләрнең авыллардагы амбулаторияләргә чыгып кабул итү мөмкинлеген дә карыйбыз, ди Галим Габбасович.

Бүген коридорда белгечләргә керергә чират торучы пациентлар тиздән ремонт буласын чамалыйлар. Әлбәттә, үткәрсеннәр, уңайлыклар тудырылсын, чиста, якты мохит үзе үк авыруның кәефенә тәэсир итә, медицина аппаратлары яңартылса, тагын да яхшырак булыр иде, диләр алар. Сүз уңаеннан, баш табиб поликлиникага әле күп төрле җиһазларның кирәк булуын билгеләп үтә, мисал өчен, ФГДС, УЗИ, колоноскоп, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау кебек аппаратларны яңартуга бүген ихтыяҗ зур, ди ул.

Районның медицина тармагында уңайлыклар тудыру буенча соңгы елларда шактый эшләр башкарыла. Тугыз авылда республика программасы кысаларында модульле ФАПлар төзелде, Югары Суыксуда иганәчеләр ярдәме белән яңа медицина пункты сафка бастырылды, быел модульле ФАП Иске Гәрдәледә төзелер дип планлаштырыла. Райондашларның теләге бер - медицина хезмәте үтемле булсын һәм вакытында күрсәтелсен.

Фоторепортажны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев