Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Алма тутырылган үрдәк

Игътибарыгызга табынга куярга тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез. Кирәкле продуктлар: уртача зурлыктагы үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч. Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк җиләге, бөтнекне кушарга. Болгатырга. Үрдәкне...

Игътибарыгызга табынга куярга тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле продуктлар: уртача зурлыктагы үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч.

Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк җиләге, бөтнекне кушарга. Болгатырга. Үрдәкне юарга. Эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга. Эченә алма белән мүк җиләге тутырырга, коелмасын өчен тегеп куярга. Үрдәкне бал белән ышкырга һәм махсус пешерү пакетына тыгып, табага салырга. Тутырылган үрдәкне 180 °С кызулыктагы духовкада 2-2,5 сәгать пешерергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Лилия Шәмсетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев