20 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тәмле печенье
Кайчак камыр ашларына, мәсәлән, безе ясаганда йомырканың агы гына салына. Аның сарысыннан печенье пешерергә була. Бик тиз пешә һәм тәмле дә. Кирәк: 2 йомырка сарысы, 200 г шикәр оны, 150 г атланмай, 250-300 г он, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 г ванилин. Йомырка сарысын шикәр оны һәм йомшарган...
-
Алма тутырылган үрдәк
Игътибарыгызга табынга куярга тутырылган үрдәк рецептын тәкъдим итәбез. Кирәкле продуктлар: уртача зурлыктагы үрдәк, 500 г алма, 50 г (3 аш кашыгы) мүк җиләге, 10 яфрак бөтнек, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч. Бөтнек яфракларын вак итеп турарга. Алманың үзәген алырга, шакмаклап турарга. Алма янына мүк җиләге, бөтнекне кушарга. Болгатырга. Үрдәкне...
-
Шигырьләрендә тормыш мизгелләре
Күзкәй авылы китапханәсендә кызыклы чаралар булып тора. Бу юлы очрашуыбыз авылыбыз кызы, гомерен медицинага багышлаган врач-хирург Роза Биктимерова иҗатына багышланды.
-
Актуаль темага сөйләштеләр
«Тормыш матур» дип исемләнгән программа кысаларында, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары Кнәз авылының VIII-XI сыйныф укучылары арасында махсус дәрес үткәрделәр. Чара балигъ булмаганнар арасында суицид очракларына, моның ни сәбәпле килеп чыгуына, яшүсмерләрнең көнкүрешенә, нәрсәләр белән кызыксынуына багышлап уздырылды. Балигъ булмаганнар белгечләргә үз сорауларын бирделәр, үзләре үк белгәннәрне сөйләделәр,...
-
Кул эшләнмәләрен бар күңел җылысын биреп башкаралар
Районыбыз балалары, яшүсмерләре үзләренең актив булулары, яңалыкка омтылулары, яңа төр һөнәрләр үзләштерү максаты белән янып-көеп йөрүләре белән аерылып торалар. Һәрбер авыл җирлегендә дә кул эшләнмәләре ясау, сызу, барлыкка китерү буенча махсус түгәрәкләр эшләп килә. Балалар анда рәхәтләнеп йөриләр, яшьтәшләре белән аралашалар, матурлык тудырырга өйрәнәләр. Ә бит уйлап карасаң, югары технологияләр...
-
Пенсия турында иң актуаль хәбәрләр – фондның рәсми сайтында һәм шәхси кабинетта
Газетабызның алдагы саннарында без 2018 елдан пенсия өлкәсендә булачак үзгәрешләр һәм ана капиталы программасын гамәлгә ашыру белән бәйле яңалыклар турында язган идек. Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов әйтүенчә, быелгы пенсиянең артуы башка елларны узган индексацияләрдән аерыла. Моңа кадәр пенсияләр 1 февральдән арткан булса, быел исә...
-
Йөрәк ишемиясе профилактикасында туклануның роле
Соңгы ун елда халык арасында йөрәк кан тамыры авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе йөрәк ишемиясе авыруы. Ул көтелмәгәндә түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.