Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул эшләнмәләрен бар күңел җылысын биреп башкаралар

Районыбыз балалары, яшүсмерләре үзләренең актив булулары, яңалыкка омтылулары, яңа төр һөнәрләр үзләштерү максаты белән янып-көеп йөрүләре белән аерылып торалар. Һәрбер авыл җирлегендә дә кул эшләнмәләре ясау, сызу, барлыкка китерү буенча махсус түгәрәкләр эшләп килә. Балалар анда рәхәтләнеп йөриләр, яшьтәшләре белән аралашалар, матурлык тудырырга өйрәнәләр. Ә бит уйлап карасаң, югары технологияләр...

«Татарстан» совхозы поселогының китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь эзләнүчеләр» дип исемләнгән түгәрәк эшләп килә. Аның җитәкчесе Эльвира Межуева сабыйлар белән төрледән-төрле дәресләр, әңгәмәләр, мастер-класслар үткәрергә ярата. Балалар уч төпләренә буяулар буяп, төрле рәсемнәр ясыйлар, эбру техникасы белән танышалар. Эбру фарсы теленә тәрҗемә иткәндә «болытларга охшаган» дип тәрҗемә ителә. Әлеге техниканың нигезендә су өстендә эреми торган буяулар белән рәсем ясау һәм аны кәгазьгә төшереп кую ята. Әлеге дәресләрне балалар аеруча көтеп торалар, фантазияләрен эшкә җигеп, нинди генә рәсемнәр ясамыйлар! Моннан тыш китапханәдә 4-5 яшьлек сабыйлар өчен «Сәләтлеләр» дип исемләнгән дәресләр дә үткәрелә башлады. Монда балалар әлифбадагы хәрефләр белән иҗат ярдәмендә таныша ала. Сабыйлар хәрефләрне танып белү өчен аларны буяулар белән буйыйлар, шаблон буенча йөртәләр, махсус видеофильмнар карыйлар. Дәресләр вакытында яшүсмерләрдә уйлау, фикер йөртә белү, күзаллау формалаша, фантазия байый, дип саный түгәрәкнең җитәкчесе.

Шушы көннәрдә генә Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә рәсем ясау буенча түгәрәк эшли башлады. Бу турыдагы сөенечле хәбәрне редакциягә үзәкнең директоры Гөлназ Зарипова хәбәр итте. «Түгәрәк әле эшли генә башлады. Моңа карамастан яшүсмерләр олы теләк белән йөриләр, яңалыкка омтылалар. Түгәрәк җитәкчесе Рәсүл Мингалимов да үз белгәннәрен балаларга сөйли, рәсем ясау буенча үзенең төпле киңәшләрен бирә», - дип аңлатты Гөлназ Рафаэль кызы.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ә сезнең авыл җирлегендә нинди түгәрәкләр эшли? Бәлки ул түгәрәкләрдә кечкенәләрдән тыш олы абый-апалар да шөгыльләнәләрдер? Бу турыда редакциянең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) язып җибәрегез, без аларны, һичшиксез, игътибарсыз калдырмабыз. Безнең белән калыгыз!

Кечкенә тукайлыларның кул эшләре фотографияләрен моннан карый аласыз.

Фото Гөлназ Зарипова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев