Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк ишемиясе профилактикасында туклануның роле

Соңгы ун елда халык арасында йөрәк кан тамыры авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе йөрәк ишемиясе авыруы. Ул көтелмәгәндә түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.

Атеросклероз барлыкка килүенең сәбәпләре:

  • канда холестеринның артуы;
  • тәмәке тарту, югары кан басымы, артык гәүдә авырлыгы;
  • аз хәрәкәтләнү һ.б.

Безнең, бу сәбәпләрнең күбесен бетерергә һәм авыруларны киметү хәлдән килә.

Әгәр йөрәк ишемиясе белән авырган кеше тартуны ташласа, гәүдә авырлыгын төгәл тотса, даими спорт белән шөгыльләнсә, систематик рәвештә югары кан басымын дәваласа, кеше үз-үзенә ярдәм итәр. Бу шулай ук канда холестерин күләменең кимүенә дә китерә.

Холестерин - организмдагы химик процессларда катнашучы майга охшаган матдә. Ләкин холестеринның канда күп булуы атеросклероз барлыкка китерә. Холестерин канга ике юл белән керә: организмда барлыкка килә яки хайван чыгышыннан булган ризыклар аша. Холестеринның күләме бигрәк тә иттә, балыкта, хайван майларында, сөт ризыкларында була. Үсемлек азыклары (җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә, чикләвекләрдә, бөртеклеләрдә) холестерин булмый.

Хайван чыгышыннан булган тулыландырылган майлар сыер, сарык һәм дуңгыз итләрендә, казылыкта, сыер маенда, сөт ризыкларында, ә үсемлек чыгышыннан булган майлар - маргариннарда бар.

Тулыландырылмаган майлар көнбагыш, кукуруз, соя майларында бар.

Канда холестерин күбәйсә, майлы ризыклар ашауны киметергә кирәк. Моның өчен пешерелгән майсыз тавык һәм күркә ите; балыкларның майсыз төрләре; майсыз сыер ите; майсыз сөт ризыклары, майсыз кефир, эремчек, сырның майсыз төрләре киңәш ителә.

Киңәш ителә:

  • атнасына йомырка сарысын өчтән артыгын ашамаска;
  • бавыр, бөер, уылдык һәм креветкаларны аз кулланырга;
  • кыздырылган ризыкны томалап парда пешерелгән ризык белән алыштырырга;
  • казылыкны бик аз кулланырга;
  • сыер мае урынына үсемлек мае кулланырга.

Әгәр югарыда әйтелгәннәр үтәлсә, канда холестерин күләме кими һәм нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы куркынычы азая.

Артык гәүдә авырлыгы үзеннән-үзе йөрәк авыруын китереп чыгаручы сәбәп булып тора. Артык гәүдә авырлыгы башка сәбәпләр белән дә бәйле (канда холестеринның югары булуы, кан басымы).

Ябыгырга теләгәнсез икән, җиңел үзләштерелүче углеводларны һәм майларны кулланмаска, азыкның энергетик кыйммәте күрсәткечен киметергә кирәк булачак. Бигрәк тә шикәр, конфетлар, кайнатмаларны, кондитер ризыкларын (күп кремлы пирожныйлар һәм тортлар), баллы җиләкле су, тонусны күтәрүче эчемлекләр, баллы кесәлләр һәм компотлар кулланмаска. Боткаларны, камыр һәм күмәч ризыкларын, барлык төрдәге казылыкларны азрак, ә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга кирәк. Куе шулпаларны, ысланган, нык кыздырылган азыкларны кулланмаска кирәк. Аларда күп күләмдә май тупланган, ул тазарта һәм канда холестеринның артуына китерә.

Туклану дөрес булырга тиеш. Без көненә ризыкны 5-6 тапкыр кулланырга тәгъдим итәбез, бу җиңел иртәнге ашны, кичке, төшке ашны, җиңелчә ашамлыкларны кертеп. Атнага бер көн үзеңнең рационыңны булдырырга кирәк: 1,5 кг яшь (яки шикәрсез пешкән) алма; яки 1,5 кг яшь кыяр; яки 1,5 кг карбыз; яки 1,2 л өсте алынган сөт яки майсызландырылган кефир; яки 500 г майсызландырылган шикәрсез һәм каймаксыз эремчек һәм 1,2 л шикәрсез су һәм җиләк-җимештән эчемлек; яки 500 г караҗимеш (күрәгә) һәм 1,2 л сыеклык; яки 600 мл сок һәм 200 мл су.

Тәкъдим ителгән 1 көнлек ашамлыкларны 5-6 тапкыр бүлеп ашарга кирәк.

Диетаны саклау яхшы йогынты ясый, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнсәң һәм көндәлек гәүдә авырлыгыңны тәртиптә тотсаң.

Практика күзлегеннән чыгып карасаң, бик әйбәт гәүдә авырлыгы кешедә 25 яшьтә була, күп вакытта ул буйдан (см) - 100не алу белән тәңгәл.

Исерткеч эчемлекләр куллану иң куркынычы булып тора. Ул гипертония авыруының үсешенә китерә, ә гипертония авыруы атеросклероз үсешен арттыра, нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы барлыкка килә.

Исерткеч эчемлекләр куллану кисәк кенә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан килеп чыккан үлем очракларына да китерергә мөмкин.

Дөрес ашау буенча тәкъдим ителгән киңәшләрне үтәү кыен түгел. Алар сезгә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итәр.

Республиканың медицина профилактикасы үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев