Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия турында иң актуаль хәбәрләр – фондның рәсми сайтында һәм шәхси кабинетта

Газетабызның алдагы саннарында без 2018 елдан пенсия өлкәсендә булачак үзгәрешләр һәм ана капиталы программасын гамәлгә ашыру белән бәйле яңалыклар турында язган идек. Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов әйтүенчә, быелгы пенсиянең артуы башка елларны узган индексацияләрдән аерыла. Моңа кадәр пенсияләр 1 февральдән арткан булса, быел исә...

2018 елның 1 гыйнварына Тукай районында 11 мең 348 кеше пенсия белән тәэмин ителгән, шулар арасында 9 мең 609ы, ягъни 84,7 проценты, картлык буенча пенсия ала. Эшләүче пенсионерлар районыбызда 2 мең 235 кеше (19,7 процент), инвалидлык буенча 574 кеше пенсия ала, инвалид балалар саны - 154. Пенсия уртача 12 мең 186 сумны тәшкил итә.

1 февральдән федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре якынча 3,2 процентка индексацияләнәчәк. Бу үзгәреш районыбызда яшәүче 3 мең 353 федераль ташламалардан файдаланучы кешегә кагылачак. 954 тукайлы яшәү минимумына җиткерү өчен (8 мең 232 сумга кадәр) өстәмә социаль федераль түләүләр ала.

2018 елны гамәлгә пенсиянең яңа төре кертелә - ата-аналары билгесез булган балаларга социаль пенсия түләнелә башлый. Яңа төр пенсиянең барлыкка килүе бик мөһим вакыйга. Ятим балаларга пенсия түләнелеп килсә, ата-аналары билгесез калган балаларның моңа кадәр пенсия алырга хокуклары булмады.

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан башлап, эшләгән пенсионерларның иминият пенсиясе индексацияләнмичә генә түләнелде. Эштән туктаганга өч ай узгач кына пенсияне индексацияләп, ягъни арттырып түләгәннәр, хәзер исә шул өч ай дәвамында аласы пенсия компенсацияләнәчәк.

Эдуард Фәттахов Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аркылы мәгълүмат алу мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга өндәде. Пенсия алучы кешеләрдән тыш, кызыксынган һәрбер эшләүче кеше сайттагы шәхси кабинетына кереп, үзенең стажын, эшләү дәверендә пенсиянең иминият өлешендә җыелган балларын һәм социаль түләүләр белән бәйле башка төрле мәгълүматны карый ала. Хәтта булачак пенсияне санау мөмкинлеге дә бар. Пенсия билгеләү өчен гаризаны да электрон сервислар аша биреп була. Рәсми стаж һәм рәсми хезмәт хакы булдыруны пенсия яше җиткәнче кайгыртырга кирәклеген ассызлыклады Эдуард Рафаил улы. Пенсия билгеләгәндә рәсми стажга карата таләпләр ел саен арта. 2015 елга кадәр иминият пенсиясен билгеләү өчен рәсми стаж ким дигәндә 5 ел булса, 2018 елны - 9 ел. 2024 елны пенсиягә чыгучыларга рәсми стажлары 15 ел булса гына иминият пенсиясе билгеләнәчәк. Үткән елны 60 яше тулган ир-ат пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ләкин аның пенсиясенең баллары да җыелмаган, рәсми стажы 8 елга да тулмаган, шул сәбәпле ул иминият пенсиясен 60 яшьтән алу мөмкинлеген югалткан. «Без ул ир-атка тагын 5 ел үткәч безгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттек. Ир-атларга 65 яшьтән, хатын-кызларга 60 яшьтән социаль пенсияне билгеләп була, аның күләме яшәү минимумына туры китерелә», - дип аңлатты Эдуард Фәттахов.

«Безгә шалтыратыгыз, сорауларыгызны бирегез, Пенсия фонды хезмәткәрләре җирле халык белән аралашу өчен һәрвакыт ачык», - дип белдерде Эдуард Рафаил улы. Элек контакт-центрда биш кеше эшләсә, озакламый биредә тугыз хезмәткәр булачак, пенсия билгеләү белән бәйле сорауларыгыз булса, аларны 30-42-42 номерына шалтыратып бирә аласыз. Моннан тыш, тукайлылар авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итә алалар. Пенсия фонды хезмәткәрләре авыл җирлеклеләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшли, сорауларыгыз бер дә җавапсыз калмас, дип ышандырды Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов.

Мошенниклардан сак булыгыз

Соңгы елларны Татарстан Республикасында пенсионерларны алдау очраклары ешайды. Телефоннан хатын-кыз тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан биш мең сум түләүне вәгъдә итә. Әлеге акчаны алу өчен гаризаны кичекмәстән, мөмкин кадәр тизрәк, айның 20се җиткәнче язарга кирәк икәнлеген кисәтеп куя.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә - быел 5 мең сумлык өстәмә түләү каралмаган. Былтыр пенсия тиешле күләмдә индексацияләнгән, шул сәбәпле быел ул өстәмә түләү булмый.

Моннан тыш, пенсияне 10 тапкырга арттыру өчен мошенниклар пенсионерларга гариза язарга тәкъдим итәләр. Гаризаны үзләре язып бирәләр, янәсе. Әлбәттә, бушка түгел, акчага. Алдауның тагын бер төре - телефоннан шалтыратып, СНИЛС, банк картасы номерларын һәм башка шәхси мәгълүматны сорау очраклары булырга мөмкин. Андый чакта 8 (843) 279-27-27 номеры буенча «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев