Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шигырьләрендә тормыш мизгелләре

Күзкәй авылы китапханәсендә кызыклы чаралар булып тора. Бу юлы очрашуыбыз авылыбыз кызы, гомерен медицинага багышлаган врач-хирург Роза Биктимерова иҗатына багышланды.

Ул бүгенге көндә Казанда яши. Биш бала тәгәрәшеп үскән нигез йортларында энесе Марсель йорт җиткерде - сагынып-талпынып туган авылларына кайтырга җылы нигезләре бар. Роза ханым Күзкәй мәктәбендә укып йөргәндә үк шигырьләр язган, дуслары, туганнарының тормышларында әһәмиятле вакыйгалар булганда багышламалар иҗат иткән. «Күңелемдә хисләр ташыганда, төрле тормыш мизгелләре уйландырганда кулыма каләм алам. Үзем өчен генә яза идем, китап чыгарырга киңәш иттеләр. Шигырьләремдә - гомерем адымнары, кичерешләрем», - ди ул. Роза ханым китап чыгару ниятенә кергәч, без рәхәтләнеп аңа булышырга алындык. Китап - төрле темадагы шигъри тәлгәшләр компьютерда җыелып, төзәтелеп беткәч, Тәнзилә Шәйхнурова китапханәгә шагыйрәнең туганнары, шигырь сөюче авылдашларны җыеп, бик күңелле, җаннарны сугара торган әдәби очрашу үткәрде. Өстәлдә - әле яңа табадан төшкән (компьютерда җыелган) кәгазь битләре. Сихри тынлыкта бер-бер артлы шигырьләр агыла. Сагыну-сагыш та, туган як табигатенә соклану да, ата-аналарга мәдхия дә, уйландыра торган тормыш сикәлтәләре да бар аларда. Тәгъзимә Гыйздетдинова, Гөлсинә, Ринат Зыястдиновлар, Суфия Шәмсетдинова, Тәнзилә Шәйхнурова башкаруында шигырьләр ихлас яңгырый. Берничә китап авторы, авылдашыбыз Флүрә Мәрдәнованың иҗат тәҗрибәсе дә кызыклы. Кыскасы, күңелләрне әсир иткән мизгелләр булды ул шигърият дөньясы...

Роза ханым үзе әдәби кичәгә кайта алмады, аны китабын тәкъдим итү кичәсенә көтеп калабыз. Очрашуга аның бертуган апасы - гомере буе Тукай үзәк дәваханәсендә врач-терапевт булып эшләгән Илгизә Салихова, энесе, район оешмаларында баш инженер булып эшләгән Марсель Биктимеров килгән иде. Талантлы нәсел бу Биктимеровлар: Илгизә апалары искиткеч моңлы тавышлы җырчы, бик матур җыр башкарды, ә энеләре Марсель баянда уйнап, Роза ханымның әнкәләренә багышлап язган шигыренә үзе иҗат иткән җырны башкарды. Шулай итеп, җыр белән шигырьләр үрелеп барды.

Берәр төрле кызыклы конкурс үткәрмәсә, ул Тәнзилә булмас иде. Бу юлы да ул кичәгә килүчеләргә «эш» әзерләп куйган. «Автор китабына исем биргән-бирүен, әмма сезнең фикерләр белән дә кызыксына. Бүген шигырьләре яңгыраган китапка нинди исем кушар идегез?» - дип мөрәҗәгать итте ул. Фикерләр күп булды, чын шигырь сөючеләр җыелганлыгы күренеп тора. Шуңа да дуслык җиңде, дигән булып, барыбызга да приз эләкте.

Якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләрен моннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев