Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыр эшләре дәвам итә
Һава температурасы салкын булу хуҗалык басуларында тырмалау эшләре темпын бераз киметте.
-
Язның бер көне ел туйдыра
Районның барлык хужалыкларында оешкан төстә язгы кыр эшләренә керештеләр. Без басуларга беренчеләрдән булып кузгалган «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре янында булып кайттык. Игенчеләр үзләренең җаваплылыгын аңлап эшли. Тиешле һава шартларыннан файдаланып, агротехник чараларны төгәл үтәгәндә генә мул уныш алырга гарантия бар.
-
Сыйфатлы орлык – уңыш нигезе
Новотроицкое авыл жирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында агроконференция узды. Конференциянең төп темасы – агротехник таләпләрне үтәү һәм игенчелектә заманча технологияләр куллану. Чарада Тукай районы хужалыкларының җитәкчеләре һәм авыл хужалыгы белгечләре катнашты. Кунаклар арасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Агрокөч» АҖ баш технологы Булат Шакиров, ТР буенча «Россельхозцентр» җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин да бар иде. Очрашуда язгы чәчүне унышлы башкарып чыгу аспектларын карадылар.
-
Техниканың чәчүгә әзерлеге тикшерелә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тугыз хужалыкта булды. Пәнҗешәмбе көнне исә район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре бәяләячәк.
-
Минераль ашламага субсидия
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга дәүләт ярдәме бирү вакыты 1 майга кадәр озайтылды.
-
«Ярыш» язгы кыр эшләренә әзерләнә
Язның беренче ае тәмамланырга бер атна вакыт калып килә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бик җаваплы һәм мөһим булган чорга көннән-көн якынлаша барабыз. 2019 ел уңышы беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек үткәрелүенә бәйле.
-
«Р-Агро»: яңалыклар юк, ләкин тотрыклылык саклана
«Р-Агро» хуҗалыгында чираттагы семинар узды. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
-
Минераль ашлама алу өчен субсидия бирелә
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында, район хуҗалыкларында минераль ашламалар әзерләү дәвам итә. «Кама» агрофирмасында бер гектарга уртача 80 килограмм исәбеннән ашлама тупланган.
-
«Миңнехуҗин» хужалыгы: саллы үзгәрешләр
Тукай районында нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүгә йөз тоткан хуҗалыкларга тагын берәү өстәлде. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексына Венгриядән голштино-фриз токымлы 60 тана кайтардылар. Бу маллар дөнья күләмендә сөтчелек юнәлешендә иң алдынгы булып санала. Ел дәвамында Бакчасарайда нәселле малларның баш санын 200гә җиткерергә планлаштыралар. Сөтне дә үзләре эшкәртеп сату, ягъни җитештерүдә тулы цикл куллану күздә тотыла.
-
Венгрия таналары – Бакчасарайда
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексына Венгриядән 66 баш нәселле тана алып кайттылар.
-
Перспективалы крестьян-фермер хуҗалыгы
Калмаш авылы эченнән үтеп, уңга борылу белән элеккеге хуҗалыкның ташландык тораклары күзгә чагыла. Сикәлтәле юл буйлап бераз узгач, ике катлы заманча бина күренә. Бу – «Фролов» крестьян-фермер хужалыгының бытбылдык йомыркасы һәм ите җитештерүче предприятиесе. Әлеге юнәлештә эшләүче фермалар арасында Фроловларныкы җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстанда иң югарысы.
-
«Яшьрәк булсак, фермага кабат килеп эшләр идек»
Якшәмбе көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык бәйрәм оештырды. Бу юлы күп еллар шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен. 100гә якын кеше Мерәс һәм Иске Абдул авылларындагы заманча яңа терлекчелек комплексларын карады. Күбесе мондагы эш шартларын күреп шаккатты. Алар бик авыр шартларда эшләгәннәр икән. Хәзер кул эшен күрмисең дә.
-
Лейкоздан сак булыйк!
Мөгезле эре терлекләрдә еш очрый торган йогышлы чирләрнең берсе булып лейкоз авыруы санала. Белгечләр аның җитдилеген, кеше сәламәтлегенә дә куркыныч булуын hәм хуҗалыкның икътисади хәленә йогынты ясарга мөмкинлеген билгеләп үтә. Күпләрне борчыган әлеге авыру турындагы сорауларга районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин җавап бирә.
-
Суыксуда – Венгрия сөтбикәләре
«Тукай азык-төлек» корпорациясенең терлекчелек комплексына Венгриядән 110 баш нәселле тана кайтты. Тәүлегенә 35 литрга кадәр сөт бирә торган әлеге маллар безнең шартларга ничек ияләшә?
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы: яшелчә үстерү отышлы
Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча чираттагы семинар «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында узды.