Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы: яшелчә үстерү отышлы

Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча чираттагы семинар «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында узды. 

Хуҗалык биләмәсе буенча экскурсияне җитәкче Минталип Миңнеханов үзе уздырды. Беренче чиратта ул күрсәткечләргә тукталды. Хуҗалыкның бәрәңге утырту өчен 80 гектар җире бар. 2018 елда аннан 3 мең тоннага якын уңыш алынган. Ел уңышлы килде, гектарыннан 350 центр бәрәңге чыкты, дид җитәкче. Уңышның мең тоннасы «Эссен», «Агат», «Тәмле» сату челтәрләренә, район һәм шәһәр мәктәпләренә, Мәскәү өскәсенең яшелчә базасына озатылган. «Икенче икмәк» нең калган өлеше бүгенге көндә хуҗалыкта сортлана һәм үлчәп төрелә. Челтәр капчыклар поддоннарга тезелә. Поддоннарны әле күптән түгел 3 миллион сумга алынган төягеч белән күчереп йөртәләр. Беренче карашка, төягеч кечкенә, ә җитештерүчәнлеге югары икән.
Бәрәңге дүрт урында саклана. Складлар эчтән полиуретан күбеге белән белән тышланган, җылылык генераторлары куелган. Бина эчендә вентиляция эшли. Ул һава кертү функциясен дә үти һәм аның аша бина, яшелчәләр дә төрле препаратлар белән зарарсызландырыла. Склад эчендә чиста һава, бәрәңге өчен хас булган ис килми.
Хуҗалык һәрвакыт эзләнүдә, яңа технологияләр куллану ягында. Әйтик, бу елны «Лизинг-грант» программасында катнашып, Мәскәү өлкәсеннән заманча бәрәңге алучы комбайн кайтартканнар. Әлеге җитештерүчеләр белән хуҗалык 10 елдан артык хезмәттәшлек итә һәм аларның техникасы басу-кырларда үзен аклаган.
Киләсе елдан хуҗалык бәрәңгедән кала, кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләр дә үстерергә ниятли. Моның өчен көз көне 1,5 миллион сумга Италиядән вак орлыклы яшелчәләр утыртучы агрегат алып кайтканнар.
Яшелчәдән кала, хуҗалык игенчелек белән дә шөгыльләнә. 200 гектар җирдә 700 тоннага якын икмәк үстергәннәр. Бүген складта орлыкка дигән 60 тонна ашлык саклана. Складлар да 30х40 дәүләт программасы белән яңартылган. Әлеге эш 3 миллион 200 мең сумга төшкән. 
Тагын бер игътибарга лаек яңарыш – кулланучылар кооперативы бинасы. Проект 2017 елда ук тормышка ашырыла башлаган иде. Аның чыгымнары 32 миллион сум күләмендә исәпләнгән. Шул исәптән, 60% грант акчасы, калган 40% ын хужалык үз хисабына каплаган. Бүген бинаның төп корпусы күтәрелгән, идән җәелгән, су, электр, канализация үткәрелгән. Гыйнвар ае азагында заманча жиһазлар кайтуы көтелә. Кулланучылар кооперативы тулы көченә март башларында эшли башларга тиеш. Төзү эшләре тәмамлангач, биредә яшелчәләрне кабул итү, сортларга аеру, юу, киптерү, үлчәп төрү тулы циклда башкарылачак.
– Үз эшемә бирелгәнлек куйган бурычларны үтәргә этәргеч бирә. Гаиләбез белән бергәләп алынуыбыз да үзебез сайлаган эшнең давамлы икәнлеген раслый, – ди Минталип Миңнеханов.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның икътисадый торышына, җитештерү күрсәткечләренә, заманча технологияләр куллануга югары бәя бирделәр һәм алдагы планнарын хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев