«Р-Агро»: яңалыклар юк, ләкин тотрыклылык саклана
«Р-Агро» хуҗалыгында чираттагы семинар узды. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Семинарның беренче өлеше сөт ташлаган сыерлар торагында башланып китте. Биредә 94 баш буаз сыер салкын ысул белән асрала. Мал астына калын итеп салам түшәлгән. «Рацион буаз маллар өчен махсус эшләнгән. Аларга шулай ук костер печәне бирелә», – ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Хуҗалыкта 20-90 көнлек бозауларны салкын ысул белән асрыйлар. «Иң мөһиме, бозауларның асты коры һәм җылы. Биредә ышык, юеш түгел. Торак эчендә чиста салкын һава. Маллар үзләре дә чиста», – ди җитәкче. Әлеге корпуста 114 баш мал асрала. Гомумән, хуҗалыктагы малның меңнән артыгы – яшь терлек.
Хуҗалыкның техника паркында чәчүдә катнашасы техника бер түбә астына кертелгән. «Чәчкечләр, культиваторлар әзерлек сызыгында», – ди җитәкче. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Бүген остаханәдә тагын бер чәчкечне ремонтлау эше бара. Ришат Хатыйпов сүзләренчә, быел кәбестә үсентеләрен парникта әзерләү булмаячак. Җитәкче кәбестә орлыкларын чәчкеч белән чәчәргә ният итә.
Хуҗалык амбарында орлыклар калибрланып куелган. «Чәчәр өчен безгә 650 тонна орлык кирәк. Ул тулысынча чәчүгә әзер. Калган 300 тоннасын сатарга ниятлибез», – ди җитәкче.
Хуҗалык бер гектар җиргә уртача 32 кг ашлама туплаган. Чәчүгә кергәнче, бу күрсәткечне 70 килограммга кадәр җиткерү планы тора.
Бүген хуҗалыкта 600 баш савым сыер бар. Алар тәүлегенә 10 тонна сөт бирә. Бер баш сыерга 16,5 литр сөт туры килә. Бу – районның уртача күрсәткеченнән югары.
– Ниндидер сизелерлек үзгәрешләр юк. Ләкин тотрыклылык саклана. Бу күренеш бик сөендерә, – ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев