Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лейкоздан сак булыйк!

Мөгезле эре терлекләрдә еш очрый торган йогышлы чирләрнең берсе булып лейкоз авыруы санала. Белгечләр аның җитдилеген, кеше сәламәтлегенә дә куркыныч булуын hәм хуҗалыкның икътисади хәленә йогынты ясарга мөмкинлеген билгеләп үтә. Күпләрне борчыган әлеге авыру турындагы сорауларга районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин җавап бирә.

– Лейкоз авыруы – ул яман шеш белән төгәлләнгән вирус, икенче төрле әйтсәк, кан рагы. Терлекнең тукымаларында, кан ясалу органнарында яман шешләр барлыкка килә. Бу процесс лимфотөеннәрне, йөрәк, бөерләрне hәм калган органнарны зарарлый. Лейкоз берничә стадиядән тора. Беренчесендә бернинди тышкы билгеләр дә күренми. Симптомнар икенче стадиядә барлыкка килә башлый. Әйтик, гематологик үзгәрешләр перефирия канында күзәтелә. Соңгысында продуктлылык hәм үрчем функцияләре какшый, малның эчке органнарының функциональ хәләте үзгәрә. 

– Әлеге авыру кеше сәламәтлеге өчен дә куркынычмы?
– Бу чир маллардан кешеләргә йокмый, әмма лейкоз авыруы булган сыерның сөтен кайнатмыйча кулланырга ярамый. Ите дә зыянлы түгел, чөнки лейкозның вируслары 75-80 градус температурада үлә. Итне пешереп ашаган очракта, кеше сәламәтлеге өчен бернинди дә зыян юк.

– Лейкоздан дәвалау ысуллары бармы?
– Лейкоз белән көрәшүдә профилактиканың hәм дәвалауның аерым чаралары, ысуллары юк, бу – дәвалап булмый торган авыру. 

– Лейкоз мөгезле эре терлекләрдә ничек тарала?
– Әлеге авыру бер терлектән икенчесенә сөт, кан hәм башка зарарланган материаллар буенча бик тиз күчә. Шулай ук хуҗалыкларда сәламәт hәм авыру терлекнең бергә тотылуы да лейкозның таралуына йогынты ясый. Чөнки авыру ачыкланганчы маллар бер көтүгә йөри, бозауларга зарарланган сөт эчерәләр, авыру үгезләрне файдаланалар. Авыру билгеле бер стадиягә җиткәч, маллар еш чирли башлый, сыерлар кысыр кала, җитлекми туучы бозаулар саны арта, сыерларның бозау салуы күзәтелә. Бозауларда ашкайнату органнары һәм тын юллары авырулары барлыкка килә. Бу вакытта инде чир бөтен көтүгә йоккан була. Моны булдырмас өчен яңа сатып алынган сыерларны 30 тәүлек булса да аерым тотарга кирәк. Бу авыру хайваннарны ачыкларга һәм көтүне сәламәт калдырырга мөмкинлек бирә. Терлек сатучылар үзләре үк малларны алдан төрле чирләргә тикшерергә тиеш.

– Тукайлылар үз малларында лейкоз авыруы бармы яки юкмы икәнен ничек ачыклый ала? 
– Әлеге вирус серологик тикшерүләр ярдәмендә ачыклана. Моны иммунодиффузия реакциясе (РИД) ысулы ярдәмендә эшләп була. Әлеге тикшерүне район ветеринария берләшмәсе табибларына мөрәҗәгать итеп ясатып була.

– Районда әлеге авыруны булдырмау максатыннан ветеринария хезмәткәрләре нинди чаралар куллана? Гомумән, лейкозга каршы нинди эшләр башкарыла.
– Лейкозга каршы эш районда тиешле дәрәҗәдә куелган. Безнең ветеринария хезмәткәрләре терлек хуҗалары белән берлектә шактый гына эш башкара. Әйтик, районда маллар даими рәвештә лейкозга тикшерелә. Тикшерүләр вакытында терлекләрнең лейкоз вирусын йөртү-йөртмәве ачыклана. Малда лейкоз табылса, хуҗалар авыру терлекләрдән арынырга тырыша.
Форсаттан файдаланып, тукайлыларга очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмаска, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймаска киңәш итәм. Сатучының ветеринария рөхсәт кәгазе яки белешмәсе булырга тиеш. 

Фото район ветеринария берләшмәсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев