Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Минераль ашлама алу өчен субсидия бирелә 

Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында, район хуҗалыкларында минераль ашламалар әзерләү дәвам итә. «Кама» агрофирмасында бер гектарга уртача 80 килограмм исәбеннән ашлама тупланган.

«Кама-Бекон», «Гигант», «Ярыш» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда бу күрсәткеч 40-50 килограммны тәшкил итә. Бүгенгә иң аз ашлама «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында. Биредә бер гектар чәчүлек мәйданга уртача 8,3 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. Район буенча барлыгы 3600 тонна ашлама әзерләнгән. Министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бер гектарга кимендә 70 килограмм ашлама әзерләүне бурыч итеп куйды. Искә төшерәбез, һәр гектар чәчүлек мәйданга кимендә 30 килограмм минераль ашлама әзерли алган хуҗалыкларның субсидия алу мөмкинлеге бар. Ул гектарына 515 сум исәбеннән бирелә. Алга таба бу акчаны минераль ашламалар алуга гына юнәлтеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев