Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Җиләкле җәй» фотоконкурсы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, яңа бәйгедә катнашырга чакырган иде. Газетабызның сайтында айдан артык барган бәйгебез тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Алай да иң матур фото өчен сез әле тавыш бирергә җитешәсез. Без исә конкурсыбыз катнашучылары турында тулырак язып китүне дөрес...

Беренче итеп, бәйгебезгә үзенең фотосын Яр Чаллы шәһәреннән Гөлфия Асадуллина җибәрде. Аның хатында:

- Безнең гаилә бигрәк тә җиләк җыярга ярата. Ел саен махсус бер җиргә генә барып чиләк-чиләк җиләк җыябыз. Тормыш иптәшем, кызым белән җыйган җиләк бигрәк тә тәмле һәм баллы була. Кызыбыз белән баш күтәрми җиләк җыйсак, тормыш иптәшем шул арада төрле дару үләннәре, җиләк яфраклары, тәлгәшләп җиләк җыя. Быел исә җиләк җыйганнан соң туганнарыбыз яшәгән Наратлы Кичү авылына да барып килдек. Анда Түбән Камадан килгән якыннарыбыз да җыелган иде. Аларның да көне буе җиләк җыеп йөргәннәрен белдек. Шактый салкын булуга карамастан, туганнар янәшәсендә хуш исле чәйләр эчеп баллы җиләк белән сыйландык, рәхәтләнеп ял иттек, - дип язылган иде.

Бәйгебезгә егет кешенең дә кушылуы аерым бер сөнеч булды. Иске Абдулдан Раил Минһаҗев җибәргән фотога карап, кызарып пешкән, хуш исле җир җиләкләрен авызга капкан кебек буласың. Чыннан да, фотосы бик оригиналь һәм аерылып торганлыгын бәяләдек.

- Фотоларда без Сосновый Бор поселогында яшәүче әбиемдә кунакта. Быел 6 чиләк бакча җиләге, 5 чиләк җир жиләге җыйдык. Мәйсәрә әбием аннан кайнатма, компотлар ясады, җиләк бәлешләре пешерде. Ә әбиемнең бәлешләре торттан да тәмлерәк. Без әбиемә ярдәм иттек. Чаллыдан каникулга кайтып, чия белән карлыган, кура җиләге җыйдык. Рәҗәп бабам безне бал белән сыйлады. Яраткан оныкларыбыз диләр алар безгә, без дә аларны бик-бик яратабыз. Каникуллар бетә. Җиләкле җәйне сагынып, фотоны карыйсы гына кала, - дип язылган хат җибәрде редакциябез почтасына Алия Мирзаянова.

Без исә яңа төрле бәйге игълан иткәндә анда хатын-кызлар гына түгел, ир-атларның, шулай ук әби-бабайларның, кечкенә бәбиләрнең дә катнашуын телибез. Бәйгебез барышында почтага бик эчтәлекле хат, шулай ук искиткеч матур фото килеп иреште. Анда мондый сүзләр бар иде: «Фотоконкурста катнашырга булдык. Җибәргән фотобызда - нәни, яшь тә ике айлык кызчыгыбыз Диләрә утырып тора (рәсемдә). Кызыбыз тырышлыгы белән кышка җитәрлек каен жиләге тупладык. Мондый тәмле җиләкне Диләрә Актанышка әбисе янына кайткач җыйды. Кечкенә кызыбыз җиләкне матур итеп, «мәм-мәм» дип йөртә, ашарга да бик ярата». Хатны Иске Абдулдан Диләрәнең әти-әнисе Данир белән Рамилә Минһаҗевлар юллаган иде.

- Ел саен без җир җиләге җыябыз. Моның өчен вакыт та, аннан да бигрәк сабырлык таләп ителә. Җиләкне җыеп алганнан соң, кышка запас - тәмле итеп кайнатмалар кайнатабыз. Минем үземә исә җыю процессы бигрәк тә ошый. Авыл буендагы аланчыкмы ул, табигать кочагына урнашкан урман аланымы - анысы мөһим түгел. Җиләк җыйганда Татарстаныбызның нинди бай икәнлегенә тагын бер кат инанасың. Ә фотолар бигрәк тә матур, аны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Фотога да төшәргә яратканлыктан, әле газетада үткән бәйге турында белгәч, бик шатландым, - дип язган безгә Белоус поселогыннан Гөлназ Кәримова.

Димәк, «Җиләкле җәй» фотоконкурсында биш катнашучыбыз булды. Алар өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтына кереп (http://www.tukai-rt.ru/), тавыш биреп була. Катнашучыларыбызның фотоларын күрәсегез килсә, сайтка рәхим итегез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Ә җиңүчеләребез өчен без җыйган җиләкләреннән тәмле-тәмле кайнатмалар кайнатыр өчен 2 капчык шикәр комы әзерләдек. Бәйге тәмамланырга вакыт әз калып бара. Шуңа да тавыш бирергә, шәрехләмәләр язып калдырырга онытмагыз. «Якты юл» газетасы белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев