Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Җиләкле җәй» фотоконкурсы тәмам. Җиңүчеләребез билгеле

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, яңа бәйгедә катнашырга чакырган иде. Газетабызның сайтында айдан артык барган бәйгебез тәмам. Анда Яр Чаллыдан Гөлфия Асадуллина, Иске Абдулдан Раил Минһаҗев, Данир белән Рамилә Минһаҗевлар, Сосновый Бор поселогына кайтып йөрүче Алия Мирзаянова, Белоус поселогыннан Гөлназ Кәримова катнаштылар....

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, яңа бәйгедә катнашырга чакырган иде. Газетабызның сайтында айдан артык барган бәйгебез тәмам. Анда Яр Чаллыдан Гөлфия Асадуллина, Иске Абдулдан Раил Минһаҗев, Данир белән Рамилә Минһаҗевлар, Сосновый Бор поселогына кайтып йөрүче Алия Мирзаянова, Белоус поселогыннан Гөлназ Кәримова катнаштылар. Соңгы көннәрне генә бәйгебезгә кушылган Иштирәктән Диләрә Һадиева да атап китәргә кирәк. Катнашучыларыбызның искитккеч матур фотоларына карап, алар төшкән җиләкләргә кызыгып, сокланып тордык.

Һәрбер бәйгенең җиңүчесе булган кебек, без дә җиңүчеләребезне билгеләдек. Димәк, 29 июль көнне, сәгать 12дә конкурсыбызны ябык дип игълан иттек. Шул вакытка Иске Абдулдан кечкенә Диләрә өчен 455 тавыш, Чаллыдан Гөлфия Асадуллина өчен 440 тавыш бирелгән иде. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!!! Иртәгә, 30 июль көнне, иртәнге сәгать 10га редакциябезгә чакырып калабыз. Капчык-капчык шикәр комнары сезне көтә!

Бәйгебезнең иганәчесе - Кнәз авылында урнашкан «Орзу» кибете. Кибетнең директоры Хуршед Муродовка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев