Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Видеокотлау конкурсында җиңгән тукайлыларны бүләкләдек

Газетабыз сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни укучыларыбыз арасында видеокотлаулар конкурсы узды. Сез бу котлауларны сайтыбыздан күзәтеп бардыгыз. Һәр видеокотлау безнең YouTube каналына теркәлде. Конкурсыбызда катнашкан һәр балага без иганәчебез Айрат Арысланов ярдәме белән әзерләнгән татлы бүләкләр тапшырдык. Безне аеруча Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар шатландырды. Бик зур афәрин...

Газетабыз сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни укучыларыбыз арасында видеокотлаулар конкурсы узды. Сез бу котлауларны сайтыбыздан күзәтеп бардыгыз. Һәр видеокотлау безнең YouTube каналына теркәлде.

Конкурсыбызда катнашкан һәр балага без иганәчебез Айрат Арысланов ярдәме белән әзерләнгән татлы бүләкләр тапшырдык. Безне аеруча Бәтке авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар шатландырды. Бик зур афәрин сез, сабыйлар! Әниләрегезне һәрчак шулай сөендереп торыгыз!!!

Биклән авылына әбисенә кайтып йөрүче Илзидә Шәрәпова да әнисе Гөлназны бик матур итеп котлады! Син бик уңган-булган кыз, Илзидә. Әниеңне гел сөендереп кенә тор!

Теләнче Тамак авылыннан Мальвина Абдуллина исә әнисе хөрмәтенә җыр җырлап җибәрде. Афәрин, Мальвина!

Яңа поселогыннан килгән котлау конкурс шартларына туры килмәсә дә, безнең иганәчебез шәхси эшмәкәр Айрат Арысланов видеокотлау авторы Сөмбел Хөсәенованы бүләксез калдыра алмады. Сөмбелне без укучылар мәхәббәтен яулаганы өчен бүләкләдек.

Укучыларыбыз, конкурсыбызда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Алга таба да шулай актив булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев