Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Такмаклар бәйгесендә кем җиңүе билгеле

«Якты юл» газетасы игълан иткән такмаклар бәйгесенә юлланган җырлар белән танышкач, исең китә. Әйтик, Колыштан Фатыйма апа Абдуллина үзенең яшь чагындагы күңел ачкан вакытларын искә төшереп, безнең редакциягз 15(!) битлек хат юллаган. Нинди генә җырлар, нинди эчтәлектәге мәзәкләр генә юк анда! Ә бит ул искә алган чор хәзергедән матди яктан,...

«Якты юл» газетасы игълан иткән такмаклар бәйгесенә юлланган җырлар белән танышкач, исең китә. Әйтик, Колыштан Фатыйма апа Абдуллина үзенең яшь чагындагы күңел ачкан вакытларын искә төшереп, безнең редакциягз 15(!) битлек хат юллаган. Нинди генә җырлар, нинди эчтәлектәге мәзәкләр генә юк анда! Ә бит ул искә алган чор хәзергедән матди яктан, уңайлыклар булмау ягыннан күпкә авырррак булган. Шулай да безнең халык шаяру, уен-көлкегә вакыт та җаен да тапкан. Заманалар үзгәрсә дә, юмордан башка бүгенге көнне дә күзаллау авыр. Бер еламю, бер шаяру бик катлаулы хәлләрдән, төшенкелектән коткара безне. Бәйгебезне нәкъ менә шуны күздә тотып башлаган идек. Анда Тукай районының Бәтке, Суровка, Новотроицкое, Колыш, Таулар авылларыннан барысы 6 кеше һәм ике коллектив - "Аленушка" белән "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Күпчелек, заманча мөмкинлекләрдән файдаланып, видеоны кәрәзле телефонгагына төшереп, тиз арада редакциябезгә юллады. Башкаручыларны, бигрәк тә балаларны хуплап, газета сайтында бик күп матур фикерләр яздылар.

Шунысын да әйтергә кирәк,җиңүчене без газета укучыларның тавыш бирүе буенча билгелиячәкбез, дип вәгъдә биргән идек. Иң күп тавышны да балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен бирделәр.

Тавыш саныннан күренгәнчә, беренчелек - "Аленушка" балалар бакчасында. Алар ике меңнән артык тавыш җыйды. Шулай да, редакция хезмәткәрдәре белән үзара киңәшләшкәч, икенче коллективның да тырышлыгын игътибарсыз калдыра алмыйбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Һәм аларның икесенә дә бер дәрәҗәдәге бүләк тапшырырга булдык. Калган катнашучыларыбыз да бүләксез калмаячак, билгеле. Бәйгедә катнашучыларны редакциядә көтеп калабыз, ә әлегә, бүгенге көлке көнендә такмакларның кайберләре белән сезне дә таныштырабыз:

Фатыйма Абдуллина(Колыш):

Бар иде, ди әүвәл заманда бер кеше,

Аның авызында булган ди, малай, бары бер теше.

Әүвәл заманда булган ди бер Гәптерахман,

Ул, малай, барысын да аптыраткан.

Әүвәл заманда булган ди бер 110 яшьлек карт,

Аның сакалы булган ди кардан ак.

***

Чытыр-чатыр,

Чатыр астында куян ятыр,

Аны төлке барып уятыр.

Куян дигән киек,

Арт аягы биек,

Алды аягы тәбәнәк.

Тау астына куган идем,

Төште китте тәгәрәп.

Йөгереп китте бер мәче,

Койрыгын төйнәгән,

Артына тагып,тубал сөйрәгән

Нинди тубал бу дисәм,

Балаларын төягән.

Койрыгы чишелде,

Балалары ишелде.

Бардым базарга

Калач алдым ашарга

Калач туңган, тешем сынган

Киттем больниска.

Биш тиен бирдем артистка.

Фию,фию иттеләр

Тауга менеп киттеләр,

Мин дә менәм дигән идем

Башка сугып киттеләр.

Ничек итсәң дә ит,

Бишендегә барып җит.

Бишендегә барып җитсәң,

Пешәр ботка белән ит.

Булган ди берәү,

Куйган ди терәү.

Терәве ычкынган

Үзенә суктырган.

Аягын кыстырган,

"Әни!" дип кычкырган.

Җикте ди,тавык,

Китте ди, авып

Җикте ди, таракан,

Башын артка караткан.

Җикте ди чикерткә,

Суккан саен артын сикертә,

Алабае ат иде ди,

Чабатасы чана иде, ди

Тараканы кучер,

Утыр да чап иде, ди.

Ул чакта еллар имин иде, ди

Әбиең белән бабаң

Мич башында яталар ди.

Бар иде, ди

Ыштан төбе тар иде , ди

Тар булса да җитмеш кыяр

Сыярлык бар иде, ди.

Бара иде, ди боз буйлап

Киләчәген уйлап

Китте, ди таеп,

Төште ди авып,

Ыштан төбе ярылды, ди

Кыярлары коелды,ди.

Аны балалар җыйды,ди.

***

Йөгереп чыктым келәткә

Тибеп ектым күркәне

Типмәс идем күркәне

Түгеп чыккан көрпәне.

Йөгереп чыктым урамга

Тибеп ектым үрдәкне

Типмәс идем үрдәкне

Төшереп ваткан чүлмәкне.

Йөгереп чыктым абзарга,

Тибеп ектым сарыкны

Типмәс идем сарыкны

Буып чыккан шарфны.

***

Бар иде безнең яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар

Мин яшь чакта

Әти унөчтә,

Үзем унбиштә,

Әби ишектә

Бабай бишектә чакта..

Борын-борын бер чакта

Әйдә барыйк борчакка

Һич тә урын булмаса

Тутырырбыз корсакка

Килеп чыкты Йосып

Калдык буразнага посып

Әй, без дәшми ятабыз,

Тешне генә кысып.

Бардым борчакка

Төядем корсакка

Килеп чыкты иясе

Инде ни диясе?

Гөлсәрия Сәхәбиева(Колыш):

Кәҗә кергән бакчага

Бакчага кәбестәгә

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нәмәстәгә?

Ай җаный-вай җаный,

Ак эшләпә ки җаный,

Ак эшләпә кисәң җаный,

Кемне сөйсәң дә ярый.

Сандугачлар җыелганнар

Без алай җыелмыйбыз

Дуска түгел дошманга да

Без кара коелмыйбыз.

Ай җаный вай җаный

Кая торасың җаный

Кая торганыңны әйтсәң,

Озата барам җаный

Фәйрүзә Габидуллина һәм Кадрия Нәбиуллина (Колыш):

Безнең авыл егетләре

Бар да эшсез калдылар

Автомобильләр юнәтеп

Шәһәргә юл алдылар

Безнең авыл егетләре

Аптырамый фатирга

Китәләр дә йортка керә

Фатирлы бер хатынга.

Маймыл елы килде быел

Маймыл банан ярата

Такмаклар сезгә бүләк булсын

Дуслар сезгә карарга

Безнең авылның кызлары

Кыска күлмәк кияләр

Аяклары шундый нечкә

Әйтерсең лә дөяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев