Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Раил Минһаҗев – “Җиләкле җәй” фотоконкурсында тагын бер катнашучы

Исәнмесез! " Быел җиләк бигрәк уңган, болын җиләк белән тулган... " дип язган безгә Иске Абдулдан Раил Минһаҗев. Ул - "Җиләкле җәй" фотоконкурсында чираттагы катнашучыбыз. Раилнең фотоларына карагач, кызарып пешкән, хуш исле җир җиләкләрен авызга капкан кебек буласың. Аларны салкын, буранлы кыш айларында карау тагын да күңеллерәк булыр әле. Ә...

Исәнмесез! " Быел җиләк бигрәк уңган, болын җиләк белән тулган... " дип язган безгә Иске Абдулдан Раил Минһаҗев. Ул - "Җиләкле җәй" фотоконкурсында чираттагы катнашучыбыз. Раилнең фотоларына карагач, кызарып пешкән, хуш исле җир җиләкләрен авызга капкан кебек буласың. Аларны салкын, буранлы кыш айларында карау тагын да күңеллерәк булыр әле. Ә әлегә, ике капчык шикәр, җиңгән очракта (!) җиләк ияләренә кайнатма өчен бик тә файдалы булыр.

"Якты юл" газетасы игълан иткән фотоконкурста катнашырга теләгән очракта, хат юллау өчен электрон почтабызның адресын исегезгә төшерәбез : yakti.ul76@gmail.com

Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирүе бик җиңел: башта сайтның баш битендә "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә, аннары "Әйе" дигән сүзгә басарга кирәк. Нәтиҗәдә, кемнең күпме тавыш җыйганы да күренәчәк.

Җиләкле фото, кайнатма рецептлары язылган хатларыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев