Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Җиләкле җәй”нең тагын бер катнашучысы - кышка төрле кайнатмалар әзерләгән Диләрә Һадиева

"Җиләкле җәй" фотоконкурсына тагын бер катнашучы өстәлде . Безнең газетаның электрон почтасына җибәргән хатта ул болай язган: "Исәнмесез! Мин Тукай районы Иштирәк авылыннан Диләрә Һадиева. Җәйне нык яратам, чөнки җәй сәламәтлеккә файдалы җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә бай. Безнең бакчада төрле яшелчәләр дә, җимешләр дә үсә. Шулай ук кура җиләге, кызыл, кара карлыган...

"Җиләкле җәй" фотоконкурсына тагын бер катнашучы өстәлде . Безнең газетаның электрон почтасына җибәргән хатта ул болай язган:

"Исәнмесез! Мин Тукай районы Иштирәк авылыннан Диләрә Һадиева. Җәйне нык яратам, чөнки җәй сәламәтлеккә файдалы җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә бай. Безнең бакчада төрле яшелчәләр дә, җимешләр дә үсә. Шулай ук кура җиләге, кызыл, кара карлыган куаклары күп. Менә шул "тәмнүшкәләрне" мин җыярга яратам да инде. Җыйган җиләкләрдән без кышка кайнатмалар, компотлар, джем һәм повидло әзерлибез."

Диләрәгә уңышлар телибез. Аның дуслары һәм туганнары исә тавыш биреп кенә калмыйча үз фикерен , комментарийлар да языр дип ышанабыз, чөнки алар да йомгак ясаганда искә алыначак. Барлык катнашучыларның фотолары белән монда танышырга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/itemlist/category/44-redaktsiya-b%D3%99ygel%D3%99re.html

Исегезгә төшерәбез, конкурс тәмамланырга бик аз вакыт калды, ашыгыгыз - июль ахырында җиңүчеләр, ике капчык шикәр комы ияләре билгеле булачак! Катнашыгыз һәм үзегезгә ошаган катнашучыга тавышыгызны бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев