Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Җиләкле җәй” фотоконкурсында катнашучылар артты

"Фотоларда без Сосновый Бор поселогында яшәүче әбиемдә кунакта. Быел 6 чиләк бакча җиләге, 5 чиләк җир жиләге җыйдык. Мәйсәрә әбием аннан кайнатма, компотлар ясады, җиләк бәлешләре пешерде. Ә әбием бәлешләре торттан да тәмлерәк. Без әбиемә ярдәм иттек. Чаллыдан каникулга кайтып, чия белән карлыган, кура җиләге җыйдык. Рәҗәп бабам безне бал...

"Фотоларда без Сосновый Бор поселогында яшәүче әбиемдә кунакта. Быел 6 чиләк бакча җиләге, 5 чиләк җир жиләге җыйдык.

Мәйсәрә әбием аннан кайнатма, компотлар ясады, җиләк бәлешләре пешерде. Ә әбием бәлешләре торттан да тәмлерәк. Без әбиемә ярдәм иттек. Чаллыдан каникулга кайтып, чия белән карлыган, кура җиләге җыйдык. Рәҗәп бабам безне бал белән сыйлады.

"Яраткан оныкларыбыз" диләр алар безгә, без дә аларны бик-бик яратабыз. Каникуллар бетә. Җиләкле җәйне сагынып, фотоны

карыйсы гына кала.

Мин- Алия һәм Айгол спорт мәктәбендә укыйбыз, Риана - гимназиядә", -дип яза редакциябезгә Алия Мирзаянова.

Алия! Җиләк уңышыгыз мул булган, җәйне файдалы үткәрәсез икән, булдыргансыз ! Хәзер безнең бәйгедә җиңеп чыгар өчен тавыш җыясы гына калды. Алдагы көннәрнең дә күңелле үтүен һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев