Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Җиләкле җәй” фотоконкурсын игълан итәбез!

"Якты юл" газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, барыгызны да яңа бәйгедә катнашырга чакыра. Каен җиләгеме, җир җиләгеме, бакча җимешләреме - кайсысын авыз иттегез, кайсысын күбрәк яратасыз, нинди кайнатмалар әзерләдегез инде? Безгә бу хакта хат язганда иң матур фотоларыгызны да салыгыз. Электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com Ярыш-бәйгеләрнең...

"Якты юл" газетасы көтеп алган җәй нигъмәтләре вакыты җитүен истә тотып, барыгызны да яңа бәйгедә катнашырга чакыра. Каен җиләгеме, җир җиләгеме, бакча җимешләреме - кайсысын авыз иттегез, кайсысын күбрәк яратасыз, нинди кайнатмалар әзерләдегез инде? Безгә бу хакта хат язганда иң матур фотоларыгызны да салыгыз. Электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com

Ярыш-бәйгеләрнең иң рәхәт өлеше - бүләк тапшыру, алу. Бу юлы иң күп тавыш җыючыга шикәр комы әзерләдек. Ике капчык! Үзләре бик зур булмаса да, иң мөһиме - эчтәлеге, бездән килеп алган шикәр белән әзерлзгән кайнатмалар иң татлы булачак, күрерсез.

Шулай итеп сездән җиләкләр, әй лә, хатлар көтеп калабыз. Фотоларыгызны юлларга ашыгыгыз!!! Материалларны шулай ук газетаның интернет челтәрендәге контакттагы рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) юллый аласыз. Кайнатмалар өчен шикәр комнары тулы капчыклар сезне көтә, хөрмәтле катнашучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев