Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Иң матур пар” бәйгесе дәвам итә!

«Якты юл» газетасының сайтында "Иң матур пар" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә анда 5 пар катнаша. Алар төрле авыллардан, төрле яшьтә, әмма барысы да бик сөйкемле һәм игътибарга лаек, өстәвенә, яхшы мәгънәдә бик тынгысыз кешеләр. Берничә атна дәвамында аларның исемлектәге тоткан урыны шактый үзгәрде. Әйтик, Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар, бәйгедә...

«Якты юл» газетасының сайтында "Иң матур пар" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә анда 5 пар катнаша. Алар төрле авыллардан, төрле яшьтә, әмма барысы да бик сөйкемле һәм игътибарга лаек, өстәвенә, яхшы мәгънәдә бик тынгысыз кешеләр. Берничә атна дәвамында аларның исемлектәге тоткан урыны шактый үзгәрде. Әйтик, Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар, бәйгедә чагыштырмача күптән түгел катнаша башлауларына карамастан, иң алда баручы Борис һәм Людмиланы куып тоттылар диярлек. Афәрин!

Ә менә Виталий һәм Татьяна, иң беренче булып безгә хат язган пар, кызганычка каршы, бераз артка калды. Хәбибуллиннар һәм Семеновлар гаиләләре җыйган тавышлар, берсүзсез, аларның якыннары тырышлыгы нәтиҗәсе. Әби-бабайларына теләктәшлек белдерәсе килгән очракта, балаларына һәм оныкларына бик нык тырышырга туры киләчәк.

Хуплап язган фикерләр саны буенча да (28!) Борис һәм Людмила барысыннан да алда! Булдырасыз, яшьләр!

Яхшы хәбәр дә җиткерәсебез килә - бәйгебез дәвам итә! Димәк, май бәйрәмнәре вакытында һәр катнашучы барысын да куып тотып, беренчелеккә чыгарга мөмкин, ә теләге булганнар бөйгегә кушыла ала.

Ярышка 14 май көнне, Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан йомгак ясаячакбыз. Бу бәйрәм һәр елны 15 майда билгеләп үтелә, ә быел бу көнне без Тукай районының ЗАГС бүлеге белән берлектә җиңүчеләргә бүләк тапшырып, бар катнашучыларны да котларга ниятлибез.

Катнашучыларның фотоларын биредә карарга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/itemlist/category/261-konkursyi-redaktsii.html

Тавыш бирү өчен шушы исемдәге сәхифәдә исемнәр каршындагы түгәрәккә басарга, аннары "Әйе" дигән язуга басарга кирәк. Уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез,сез дә әлеге бәйгедә катнаша аласыз ( яшь буенча чикләүләр юк). Моның өчен электрон адресыбызга yakti.ul76@gmail.com бергәләп төшкән фотогызны юлларга кирәк.

Хатларыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев