Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Фотоконкурста катнашучылар гаҗәеп Кар Бабае ясаган (фото)

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел алды бәйгесе дәвам итә. Редакциябезгә берсеннән-берсе матур, кызыклы фотолар килә. Тагын бер катнашучыбыз - Илсөя Кәлимуллина. Аның гаиләсе Чаллыда яши, ял саен бергәләп авылга, әби-бабай янына Боерган һәм Калмашка кайтып йөриләр. Ул безгә мондый эчтәлекле хат юллаган. "Исәнмесез! Безнең гаилә дә конкурста катнашырга...

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел алды бәйгесе дәвам итә. Редакциябезгә берсеннән-берсе матур, кызыклы фотолар килә. Тагын бер катнашучыбыз - Илсөя Кәлимуллина. Аның гаиләсе Чаллыда яши, ял саен бергәләп авылга, әби-бабай янына Боерган һәм Калмашка кайтып йөриләр. Ул безгә мондый эчтәлекле хат юллаган.

"Исәнмесез! Безнең гаилә дә конкурста катнашырга булды. Яңа ел уенчыкларыннан топиарий, 500 данә бер тапкыр кулланышлы пластмасс стаканнан Кар бабае ясадык (биеклеге 1метр). Фотода кызым Гүзәл Калимуллина, аңа 6 яшь. Әле өстәвенә балалар бакчасында да бәйрәмне үткәрүдә актив катнашабыз - әтиебез Кыш Бабай ролендә. Ә өйдә - кечкенә улыбыз Камил Кар малае ролендә".

Гаҗәеп Кыш Бабай фотосы ошаса, бу язма астында комментарийлар язарга ашыгыгыз, чөнки җиңүче нәкъ менә шул фикерләр саны буенча билгеләнәчәк. Башка катнашучылар белән монда танышырга мөмкин.

Фотолар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр электрон почтабызга хат җибәрүен көтәбез : yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев