Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Дүрт аяклы дустым” фотобәйгесендә яңа катнашучы бар

"Якты юл" газетасында "Дүрт аяклы дустым" фотобәйгесе бара. Анда сез - укучыларыбызны яраткан маэмай, мырауҗаныгыз, сөтлебикә, кәҗәгез, әтәчегез яки үрдәгегезне фотога төшереп, безнең редакциягә хат юлларга чакырган идек. Солтан Хадиев(Иштирәк), Шамил Закиров(Иштирәк), Динара Муськина (Кече Шилнә) безгә фотоларын юллады. Аларга карап, сайтка керүчеләр бик күп санда үз тавышларын бирде. Бүгенге...

"Якты юл" газетасында "Дүрт аяклы дустым" фотобәйгесе бара. Анда сез - укучыларыбызны яраткан маэмай, мырауҗаныгыз, сөтлебикә, кәҗәгез, әтәчегез яки үрдәгегезне фотога төшереп, безнең редакциягә хат юлларга чакырган идек. Солтан Хадиев(Иштирәк), Шамил Закиров(Иштирәк), Динара Муськина (Кече Шилнә) безгә фотоларын юллады. Аларга карап, сайтка керүчеләр бик күп санда үз тавышларын бирде. Бүгенге көндә Солтанның "Жулик" кушаматлы эте һәм "Петя" кушаматлы тутый кошы - алдынгылар.

Редакциябезгә тагын бер хат Иске Абдулдан килде. Ул бертуган Таңнур белән Райнур Якуповлардан.

"Без Иске Абдул авылында үз хуҗалыгыз белән яшибез. Күп итеп кош-корт, мал-туар асрыйбыз. Шунлыктан өйдә, бакчада һәм сарай тирәсендә эш һәркемгә җитәрлек. Бу мәшәкатләрдән без балалар да читтә калмыйбыз, билгеле. Көчтән килгәнчә, әти-әнигә ярдәм итәбез.

Безнең авылда шундый гадәт яши. Көтү кайтып, сөтләр савып алынгач, сыерларны бакча артында болында саклап ашатабыз. Ә без шунда бала-чагалар рәхәтләнеп уйныйбыз. Бу безнең шунда төшкән фотобыз.

Бу тана бозавызның исеме Бүләк. Чөнки бер сыерыбызның һәр елны үгез бозау гына була иде. Ә ул елны ул тана бозау бүләк итте. Исеме дә шуннан. Без аны кечкенәдән кадерләп, тәмле сусыл ризыклар белән сыйлап, яратып кына үстердек. Ул да безне якын итте.

Хәзер инде ул үсеп Сөтлебикә булды. Үзенең тәмле куе сөте белән безне сөендерә. Холкы да тыныч, сабыр, дустанә.

Минем мәктәптән кайтып янына кергәнне һәркөнне түземсезләнеп көтеп ала. Мин моны аның күзләреннән күрәм. Иң элек асларын чистартам, хуш исле кабак турап салам, көрпә, печән бирәм. Ул мине яратып ялап ала."

Ошаган фото өчен тавыш бирергә онытмагыз моның өчен сайтның баш битендә тиешле фамилия каршындагы түгәрәккә басарга гына кирәк, катнашучының күпме тавыш җыйганы шунда ук күренәчәк. Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен электрон почтабыз адресы : yakti.ul76@gmail.com

Тавыш бирү 9 ноябрь 18.00 дә төгәлләнәчәк. Гадел булсын өчен, җиңүчене бары тик тавыш саны буенча билгелиячәкбез, шулай да, иң күп комментарийлар җыючыны махсус бүләк көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев