Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Авылым оныклары” бәйгесенең җиңүчеләре мәгълүм

«Авылым оныклары" бәйгесен игълан иткәндә , без әлбәттә инде, әби-бабайларның оныклары, аларның һөнәрләре турында мактанып сөйләүчеләр, кыз-малайларның минем Дәү әни, Дәү бабай иң шәбе дип, газета укучыларга җиткерүчеләре күбрәк булыр дип көткән идек. Чөнки, безнең районда тырыш, хезмәт сөючән , бернинди авырлыкларга карамастан, зарланмыйча, киресенчә, елмаеп-көлеп яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм...

«Авылым оныклары" бәйгесен игълан иткәндә , без әлбәттә инде, әби-бабайларның оныклары, аларның һөнәрләре турында мактанып сөйләүчеләр, кыз-малайларның минем Дәү әни, Дәү бабай иң шәбе дип, газета укучыларга җиткерүчеләре күбрәк булыр дип көткән идек. Чөнки, безнең районда тырыш, хезмәт сөючән , бернинди авырлыкларга карамастан, зарланмыйча, киресенчә, елмаеп-көлеп яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм сәләтле балалар, чыннан да, җитәрлек бит! Ә аларга үз-үзләрен таныту, осталыкларын күрсәтү өчен бәйге - менә дигән мөмкинлек. Тик, кызганычка каршы, өметләребез акланмады. Чарада барысы биш гаилә катнашты.Шунынысын да әйтергә кирәк, бик матур гаиләләр!
Вәгъдә иткәнчә, кичә, 30 март көнне 18. 00 безнең бәйгедә тавыш бирү туктатылды. Ике ай дәвамында 780 нән артык тавыш җыелды.
Җиңүчеләрне билгеләү кыен булмады. Ник дигәндә, ярыш дәвамында бар катнашучыларның уңышлары, күпме тавыш җыйганлыгы төсле графикта һәм процентларда күрсәтелеп барды.
Күзкәй авылыннан Шәмсетдиновлар гаиләсе - Суфия апа һәм аның оныклары редакциябезгә беренче булып хат язды. Актив рәвештә катнаша башлап, көн саен тавышларны арттырып, алар алга чыкты һәм бу урынны инде башка берәүгә дә бирмәде. Җыелган барлык тавышларның яртысыннан артыгы, 53% - шушы гаиләнеке.
Бикләннән Марсель Сәетгәрәев бәйгенең икенче катнашучысы. Аның нәни туганнары белән төшкән фоторәсеме беркемне дә битараф калдырмагандыр. Марсельдә - барлык тавышларның өчтән бере.
Башка катнашучыларның җыйган тавышлары арасында аерма бик зур булу сәбәпле, бәйгедә ике генә җиңүче - Шәмсетдиновлар гаиләсе һәм Марсель Сәетгәрәев дип игълан итәбез. Сезне уңышыгыз белән котлыйбыз! Гаиләгезгә саулык, иминлек, бәрәкәт телибаз, һәрвакытта да бүгенгедәй дус, тату, бердәм булып калыгыз!
Бу чараның спонсоры Айрат Ганиевка,анда катнашкан барча укучыларыбызга һәм тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрнең уңышында сезнең өлешегез дә зур.
Редакциябез тагын бер бәйге башларга әзер. Анда бар тукайлылар да катнаша ала. Бу хакта сайтта соңрак укыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X