Якты юл
  • Рус Тат
  • “Сабан белән фото” дип аталган яңа бәйге игълан итәбез!

    "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com . Укучыларыбызның...

    "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com . Укучыларыбызның бай фантазияле булуын истә тотып, бернинди чикләүләр куймыйбыз - сабанның музейдагысын да, заманча культиватордагысын да, кулдан ясалганын да, хәтта рәсемдәгесен дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме - башкалардан аерылып торып, уенын-чынын бергә кушып, актив катнашу. Гадәттәгечә, җиңүчене тавыш бирү юлы белән билгелиячәкбез.

    Иң күп тавыш җыйган катнашучыны район Сабан туенда бүләклибез. Исегезгә төшерәбез, быелгы бәйрәм 6 июнь көнне, Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылының аланында үтә.

    Фото http://www.salvo.co.uk сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: