Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Программага керү өчен бер айдан артык вакыт кала

Пенсияләрне дәүләттән өстәмә финанслау Программасында катнашырга гариза бирү өчен бер айдан артык вакыт калды. Шулай итеп, дәүләт исәбеннән киләчәк пенсиясен арттыру мөмкинлегеннән һәр россияле 2013 елның 1 октябренә кадәр файдалана ала. Программада катнашучы аена 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә ирекле взнос кертә икән, дәүләт аның шәхси ирекле кертемнәрен 10...

Пенсияләрне дәүләттән өстәмә финанслау Программасында катнашырга гариза бирү өчен бер айдан артык вакыт калды. Шулай итеп, дәүләт исәбеннән киләчәк пенсиясен арттыру мөмкинлегеннән һәр россияле 2013 елның 1 октябренә кадәр файдалана ала. Программада катнашучы аена 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә ирекле взнос кертә икән, дәүләт аның шәхси ирекле кертемнәрен 10 ел дәвамында өстәмә финанслаячак.
Бүген әлеге Программа 13 миллионнан артык кешене берләштерә. 2013 елда гына да ул үз сафларына 2,7 миллион кешене алды. Алар барысы бергә үзләренең киләчәк пенсияләре өчен 19,5 миллиард сумнан артык акча күчерделәр. 2009-2012 елларга дәүләт Программада катнашучыларның ирекле кертемнәрен тулы күләмдә финанслады. Дәүләт финанславы һәм идарә компанияләренең инвестицион табышлары исәбеннән арттырылган әлеге акчалар пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүчеләргә узган елның июленнән түләнә башлады.
Программада катнашучыларның һәм 2013 елның 1 октябренә кадәр керүчеләрнең ирекле кертемнәрен дәүләт һәр ел саен 2000нән 12000 сумга кадәр арттырачак. Моннан тыш, Программа эш бирүчесе киләчәк пенсиясен өстәмә финанслауда катнашкан хезмәткәрләрнең пенсиясен өстәмә финанслау юлларын һәм гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткәннәрнең кертемнәрен дүрт тапкыр арттыруны да үз эченә ала.
Программада катнашуны сорап язган гариза 10 эш көне дәвамында карала. Шуңа күрә аны алданрак бирүең яхшы. Программа буенча беренче кертемне 2013 елда кертеп калдыру мәҗбүри.
Программада катнашып, пенсияңә күпме өстәмә акча алырга мөмкин, салым түләүдә нинди ташламалар бар, кертемнәрне ничек мираска калдырып була һәм Программаның башка өстенлекләре хакында pfrf.ru сайтыннан махсус бүлектән укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды программа софинансирования пенсии