Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Киләчәк пенсияне мәктәптән үк кайгырта башлыйлар

Пенсия Фонды идарәсе район мәктәпләрендә «Пенсия буенча белемне арттыру көне» үткәрә. Әлеге акция кысаларында идарәнең 20 белгече 1130 мәктәп укучысына Пенсия Фондының эше, пенсия турында файдалы мәгълүмат, белем бирә.

Күркәм гадәткә әйләнгән әлеге чара һәр елдагы кебек үк быел да район мәктәпләрендә шаулап үтә. Мәктәп бусагасыннан чыгып һөнәр алганчы, киләчәк пенсияне туплау, аның төрләре турында ныклап белү бик тә файдалы.
Районның Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Фәридә Әгъләҗева белән белгечләрнең дә фикере шундый. Нәкъ шуңа күрә, ел саен биредә эшләүчеләр мәктәпләргә чыгып, өлкән сыйныф укучылары белән пенсия темасына багышланган дәресләр уздыралар. «Пенсия турында нәрсә генә сөйләргә мөмкин соң?» - дигән сорау туарга мөмкин. Бик дөрес һәм урынлы ул. Әлеге дәресләр вакытында балаларга күпкырлы белем бирәләр. Әйтик, РФ Пенсия Фонды эшчәнлеге, хезмәт пенсияләренең төрләре белән таныштыралар, бергә утырып, пенсиянең тупланма өлешен финанслау өчен заманча инвестицияләр ясау мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Моннан кала, укучыларга киләчәк пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасы турында да мәгълүмат бирәләр. Әлеге белемнәрне җиңел һәм мавыктыргыч итеп кабул итү максатыннан мондый очрашулар өчен махсус эшләнгән видеофильм күрсәтү чараны кызыклы итә. Кыскасы, бүген район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары үзләре өчен дә, әти-әниләренә дә файдалы булган белем алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионный фонд пенсия пенсионное страхование пенсия тђэминаты