Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Караучысын югалту буенча пенсия кемгә билгеләнә һәм аны ничек алырга?

«Күптән түгел генә унсигез яше тулган туганымның әтисе үлде. Кыз педколледжда икенче курста укый. Караучысын югалту буенча пенсия билгеләтүне сорап Минзәлә пенсия фонды идарәсенә барган иде - кире борганнар. Әтисе авырып үлде. Аңарчы алты-җиде ай эшли алмады. Караучысын югалту буенча пенсия кемнәргә бирелә икән? Аны билгеләтү өчен нинди документлар кирәк?...

«Күптән түгел генә унсигез яше тулган туганымның әтисе үлде. Кыз педколледжда икенче курста укый. Караучысын югалту буенча пенсия билгеләтүне сорап Минзәлә пенсия фонды идарәсенә барган иде - кире борганнар. Әтисе авырып үлде. Аңарчы алты-җиде ай эшли алмады. Караучысын югалту буенча пенсия кемнәргә бирелә икән? Аны билгеләтү өчен нинди документлар кирәк? Шул турыда тулырак яза алмассызмы? Бәлки документларыбыз җитмәгәндер? Аларны җыеп, яңадан барып карар идек», - дип шалтыратты безгә Боерган авылыннан Сәрия Әхмәтова.
Сорауга җавап табу максатыннан район пенсия фонды идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эльмира Ахуновага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәге аңлатманы бирде. «Караучысын югалту буенча пенсия үлгән гражданин эшләми торган гаилә әгъзаларын туендыручы булып исәпләнгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә, беренче чиратта, пенсия дәгъва итүченең үлгән кешенең тәрбиясендә (иждивениесендә) булу факты турында документлар кирәк. Әлеге документларда пенсия дәгъва итүченең тулысынча үлгән кешенең каравында яшәгәнлеге яки аннан ярдәм алганлыгы һәм бу аның төп яшәү чыганагы булганлыгы күрсәтелергә тиеш. Гражданның иждивениедә булу факты торак органыннан яки җирле үзидарә органыннан алган белешмә, барлык гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы белешмә, я булмаса иждивениедә булуны раслаучы башка документлардан тора.
Район пенсия фонды идарәсе әлеге документларның барысын да тикшерә. Барлык гаилә әгъзаларының, караучысын югалту буенча пенсия сораучының һәм үлгән гражданинның керемнәрен караганнан һәм чагыштырганнан соң, ягъни иждивениедә булу фактын раслаганнан соң, пенсия белән тәэмин итүче орган пенсия билгеләү турындагы карарга килә.
Пенсия күләме түбәндәгечә исәпләнә:
  • туендыручының үлгән көненә кадәр унике айлык кереме алына;
  • ул уникегә бүленә. Пенсия сораучының кереме дә шул рәвешле исәпләнә;
  • ике сумма кушыла;
  • килеп чыккан сумма туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алырга хокуклы барлык гаилә әгъзаларына бүленә. Шулай итеп, гаиләнең җан башына кереме билгеләнә;
  • җан башына килеп чыккан керемнән пенсиягә дәгъва итүче гражданинның үзенең керем суммасы чигерелә һәм аның алырга тиешле пенсиясенең күләме килеп чыга».
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсия фонды

2
X