Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре арта

1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак. Федераль ташламага ия булган гражданнарга - ветераннарга, инвалидларга, радиация алучыларга, Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына һ. б. бер тапкыр бирелә торган айлык түләүләр 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Дәүләт пенсия тәэминатындагыларның айлык өстәмә тәэмин итү акчасының күләме һәм башка социаль түләүләр...

1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак. Федераль ташламага ия булган гражданнарга - ветераннарга, инвалидларга, радиация алучыларга, Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына һ. б. бер тапкыр бирелә торган айлык түләүләр 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнәчәк.

Дәүләт пенсия тәэминатындагыларның айлык өстәмә тәэмин итү акчасының күләме һәм башка социаль түләүләр шулай ук 10,3 процентка арта.

Нәтиҗәдә районда апрель аеннан 815 кешенең пенсия күләме артачак, 869 кешенең социаль түләүләр күләме артачак.

Артканнан соң социаль пенсияләрнең уртача күләме 7365 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга бирелә торган социаль пенсия уртача 11446 сум булачак. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсиясе уртача 30364 сумга, сугыш инвалидларының уртача пенсиясе 26695 сумга җитәчәк.

Реклама

Минималь пенсияләр региондагы яшәү минимумы күләменә тигезләштереләчәк. Пенсиясе яшәү минимумыннан ким булган гражданнарга өстәмә социаль түләү билгеләнәчәк.

Билгеле булганча, февраль аенда хезмәт пенсияләре 11,4 процентка күтәрелгән иде. Бу 10 меңгә якын тукайлыга кагылды. Хәзер алар уртача 11242 сум пенсия ала.

Август аенда исә эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләмендә дә үзгәрешләр булачак, дип хәбәр итә район буенча Пенсия фонды бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль пенсия пенсия

2
X