Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталы: сораулар кимеми

Сорау: Олы улыма инде 22 яшь тулды. Күптән түгел гаиләбездә тагын бер улыбыз туды. Беренче балабызның балигъ булуы ана капиталын алуга комачауламыймы? Җавап: 2007 елга кадәр туган беренче яки башка балаларның яшенә карата законда бернинди дә чикләр куелмаган. Шуңа да ана капиталына хокукыгыз белән бернинди проблемалар да булмаячак. Сорау: Иремнең...

Сорау: Олы улыма инде 22 яшь тулды. Күптән түгел гаиләбездә тагын бер улыбыз туды. Беренче балабызның балигъ булуы ана капиталын алуга комачауламыймы?

Җавап: 2007 елга кадәр туган беренче яки башка балаларның яшенә карата законда бернинди дә чикләр куелмаган. Шуңа да ана капиталына хокукыгыз белән бернинди проблемалар да булмаячак.

Реклама

Сорау: Иремнең беренче никахтан ике баласы бар. Уртак бала турында уйлыйбыз, иремнең бу инде, билгеле, өченче баласы булачак. Мондый очракта ирем ана капиталына дәгъва кыла аламы? Әллә ул барлык балалар да бер никахтан булган очракта гына биреләме?

Җавап: Балаларның бер никахтан туган булу-булмавы мөһим түгел. Ана капиталын алуга, иң беренче чиратта, аналар (баланы уллыкка яки кызлыкка алган хатын-кызлар) хокуклы. Икенче яки аннан соңгы баланы бердәнбер уллыкка алучы яки килеп чыккан сәбәпләр аркасында ата-анадан әти генә (уллыкка алучы) калган икән (мәсәлән, баланың анасы үлгән яки ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта), ана капиталы атага бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы материнский капитал