Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталы

2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы 256нчы Федераль закон нигезендә, икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алу мөмкинлеге бирелә. Сертификат алу өчен гаризаларны икенче һәм аннан соңгы балалар тугач 3 ай дәвамында бирергә кирәк. Гаризаны торак...

2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы 256нчы Федераль закон нигезендә, икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алу мөмкинлеге бирелә. Сертификат алу өчен гаризаларны икенче һәм аннан соңгы балалар тугач 3 ай дәвамында бирергә кирәк.

Гаризаны торак урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә паспорт, иминият таныклыгы, барлык балаларның да туу турында таныклыгы, язылышу (аерылышу) турында таныклык белән бергә бирергә кирәк. Законда каралган акчаларны гаилә бала туып сертификат алганнан соң өч ел тулгач кына куллана ала. Торак төзү яки алу өчен кредит яки заем, шулай ук ипотека буенча төп бурыч һәм процентларны түләү искәрмә булып тора. Әлеге очракта ана капиталына сертификатны гаилә балага өч яшь тулганчы ук куллана ала. Ана капиталы акчаларын гаиләнең торак шартларын яхшырту, әнинең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру, ягъни булачак пенсиясен арттыру, баланы укыту кебек максатларга кулланып була. 2012 елның 1 гыйнварыннан ана капиталының күләме - 387640 сум 30 тиен.

Ана капиталы акчаларын куллана алыр өчен, торак урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә мәгълүмат - www.pfrf.ru www.pfrfrt.ru сайтларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы