Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар үзләрен профессиональ яктан сыный

Районда һәр елдагыча февраль аенда «Иң яхшы өстәмә белем бирүче педагог» һәм «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» дип аталган профессиональ конкурсларның финаллары булып үтте. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре 3 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә зона этабында үзләрен сынап караячаклар.

Иң яхшы өстәмә белем бирүче педагоглар билгеле булды

Бәтке мәктәбе базасында «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары» дип аталган конкурсның муниципаль этабы финалы булып үтте. Барысы бергә җиңүгә Лидия Фәхертдинова (Круглое Поле), Эльмира Шәехова (Шилнәбаш), Алена Мохото (Бәтке), Резидә Гәрәева (Мусабай-Завод), Елена Сальникова (Кече Шилнә), Рәйсә Садриева (Калмаш) һәм Венера Ситдикова (Сәмәкәй) дәгъва кылды.

Финалга чыгучы педагогларга өч бирем тәкъдим ителде. Иң баштан алар укучылар белән берлектә ачык дәрес үткәрделәр, аннары «Минем укыту программасы» дип аталган проект якладылар. Соңгы бирем кысаларында финалга чыгучы гүзәл ханымнар «Белем бирү һәм укыту - минем педагогик бурычым» дип исемләнгән үзләре турында презентация әзерләделәр. Нәтиҗәдә иң яхшы өстәмә белем бирүче педагог итеп, Кече Шилнә авыл мәктәбе укытучысы Елена Сальникова табылды. Призер исемнәре Алена Мохотога, Резидә Гәрәевага бирелде. Телефон аша Елена Сальникованың үзенә чыгып, фикерләре белән кызыксынырга булдык.

- Әлеге бәйгедә мин үземне беренче ел гына сынап карадым. Сайлап алу турлары үткәндә балалар белән таныштык, алар белән белән дәресләр үткәрү бурычлары куелды. Финал өлешендә исә мин III сыйныф укучылары белән махсус дәрес алып бардым. Алар мине бик яхшы каршы алдылар, дәрестән дә бик канәгать калдылар. Җиңеп чыгуым үзем өчен дә яңалык булды. Хәзер исә март аенда Чаллы шәһәрендә узачак финалга әзерләнәм, - диде безгә Елена Петровна.

Римма Вәлиева финалда үз көчләрен сынап караячак

Бәтке мәктәбе базасында «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» дип аталган һөнәри конкурсның муниципаль этабы финалы булып узды. Финалда Надежда Шәрипова (Кече Шилнә), Фидания Вәлиәхмәтова (Круглое Поле), Инсия Маликова (Новотроицкое), Рәмзия Мөхәммәтҗанова (Яңа поселогы), Зөлфия Хәйруллина (Сәмәкәй) һәм Римма Вәлиева (Шилнәбаш) катнаштылар. Жюри әгъзалары укытучыларның профессиональ осталыкларына, иҗади яктан сәләтләренә, укыту программасының ни дәрәҗәдә яхшы белгәннәренә басым ясадылар. Финалга чыгучы укытучылар үзләрен өч биремдә сынап карадылар. Презентация күрсәттеләр, стандарт булмаган педагогик ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр һәм 15 минутлык дәрес үткәрделәр.

Бөтен укытучылар да ныклы әзерлек үткәннәр. Дулкынлану хисләре кичерсәләр дә, алар бирелгән биремнәрне оста итеп үтәделәр, диделәр безгә район мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән. Нәтиҗәдә «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» исеме Шилнәбаш урта мәктәбе укытучысы Римма Вәлиевага бирелде. Рәмзия Мөхәммәтҗанова белән Надежда Шәрипова призерлар исемен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев