Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Соңгы вакытта Һөнәри бәйрәмнәрне хакимияттә зурлап билгеләп үтү матур гадәткә керде. Күптән түгел районның мәдәният хезмәткәрләре, социаль тармакта эшләүчеләре өчен шундый чара үткәрелсә, бу юлы хакимият бинасының зур залына мәгариф хезмәткәрләре җыелды.

Укытучылар көне - әлеге һөнәр ияләре өчен генә түгел, һәрберебез өчен олы бәйрәм. Чөнки иң кадерле, иң якын кешеләребезне - балаларыбызны алар кулына тапшырабыз. Тәрбиянең нигезе гаиләдә салынса, аны тәрбиячеләр һәм укытучылар дәвам итә. Һәркемнең үз баласын яхшы балалар бакчасына, укыту сыйфаты югары булган мәктәпкә бирәсе килә, ата-ана мөгаллимнең дә бала күңелен аңлап, шәхси якын килеп эшләвен тели. Тормышта кайсы юлдан китүең дә күп очракта мәктәптәге укытучыңнан тора. Шулай булгач, мөгаллим һөнәре элек тә иң кирәклеләрдән саналган, бүген дә ул үз актуальлеген югалтмый. "Безнең районда педагоглар коллективы көчле. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә дә, мәктәпләрдә дә еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган кадрларыбыз бик күп. Укыту сыйфатын, белем алу шартларын яхшырту максатында матди-техник базаны да яңартып киләбез. Киләсе елларда бу эшнең күләмен тагын да арттыру күздә тотыла. Укытучы һөнәренә ихтыяҗ узган гасырларда ничек булса, хәзер дә ул кимеми, киресенчә, үсә бара. Чөнки белемне бары тик укып кына алып була. Һөнәрегез сокланырлык һәм горурланырлык. Хезмәтегез бары уңышлар гына китерсен", - диде район башлыгы Васил Хаҗиев мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләү сүзендә.

Кнәз мәктәбе директоры Люция Сәлахова "БДИ үткәрүгә уңай шартлар тудырганы өчен", Биклән мәктәбенең информатика, физика һәм технология укытучысы Ренат Якупов, Түбән Суыксу мәктәбе өстәмә белем бирү укытучысы Дилшат Фазуллин, Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенең музыка укытучысы Сәетнур Шәймәрданов "Күпьеллык педагоглык хезмәте өчен", Бәтке мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Якупова "Белем бирү һәм тәрбия эшендәге уңышлары өчен" район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Аннары укытучы һәм тәрбиячеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев котлады. "Балалар язмышын бакчага аяк баскан көненнән алып сезнең кулларга ышанып тапшырабыз. Югары яки һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлаганчыга кадәр алар сездән белем, тәрбия ала. Бүген мәгариф тармагына көн саен яңалыклар кереп торган чор. Сабырлыгыгыз, балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә", - диде ул.

"Җәйге ялны уңышлы оештырган өчен" Калмия мәктәбе директоры Алмаз Шәфигуллинга, "Укыту-тәрбия эшчәнлеген уңышлы оештырган өчен" Яңа Бүләкнең "Сәйлән" балалар бакчасы мөдире Роза Хәбибуллинага, "Күпьеллык педагоглык хезмәте өчен" Боерган мәктәбенең информатика укытучысы Равил Шәйхуловка, Шилнәбаш мәктәбенең директор урынбасары Рәмзия Исхаковага, Мусабай Завод мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Флюра Абдуллинага башкарма комитет җитәкчесе Мактау кәгазьләре тапшырды.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев безнең эш күрсәткечләренең республика күләмендә тотрыклы булуын билгеләп үтте, педагоглар коллективына рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында хезмәтләрендә аерата уңышларга ирешкән укытучыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Бу юлы әлеге бүләккә "Җәйге ялны оештыру нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган өчен" Комсомолец мәктәбе директоры Әлфия Әгъләмова, "Тугызынчы сыйныфларда дәүләт имтиханнарын яхшы оештырганы өчен" Круглое Поле мәктәбенең директор урынбасары Маргарита Попова, "Күпьеллык педагоглык хезмәте өчен" Калмаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илсөяр Кутуева, Күзкәй мәктәбе директоры урынбасары Эльмира Кашапова, "Һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек иткәне өчен" Сарман аграр колледжының директор урынбасары Булат Мәхмүтов лаек булды.

Район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин кулыннан "Тугызынчы сыйныфларда дәүләт имтиханнарын яхшы оештырганы өчен" Түбән Суыксу мәктәбе директоры Венера Сафиуллина, "Күпьеллык педагоглык хезмәтләре өчен" Яңа поселогы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Насыйрова, Мәләкәснең "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Сәфәргалина, Сосновый Борның "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе, профком рәисе Ирина Кузьмина рәхмәт хатлары алдылар.

Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлекле мизгеле - Круглое Поле мәктәбен тәмамлаган солдатларның видеоязма аша һәм үзләре килеп яраткан укытучыларына котлау сүзләре ирештерүе һәм чәчәкләр бүләк итүе. Залдагы экран аша барлык педагогларга иң җылы теләкләрен мәктәпнең 2007 елгы чыгарылыш укучысы Рамил Задиханов җиткерде, 2011 елгы чыгарылыш укучысы Айрат Вәлиев һәм әлегә мәктәптә белем алучы Владислав Кузьмин яраткан мөгаллимнәрен залга кереп тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне укытучы мђгариф укытучылар укытучылар һөнәри бәйрәме