Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының мәктәп укучылары экскурсияләргә йөри

"Җитештерү өлкәсендә туризм " проекты кысаларында Тукай районы мәктәпләре төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Бу чараның максаты -төрле һөнәр ияләренең эше турында укучыларның күзаллавын формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү. Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә...

"Җитештерү өлкәсендә туризм " проекты кысаларында Тукай районы мәктәпләре төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Бу чараның максаты -төрле һөнәр ияләренең эше турында укучыларның күзаллавын формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү.

Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә бардылар. Алар монда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар. Берләшмә җитәкчесе Шәйхаттаров Р.Р. балаларны авыл-хуҗалыгында эшкә калырга өндәде. "Сез - авылның киләчәге. Тормыш итү өчен авылда барлык шартлар да тудырылган. Авыл кешесе гомер-гомергә тырыш, булдыклы булган. Тырышып укыгыз, белемле булыгыз", - диде ул.

Түбән Суыксуда башлангыч сыйныф укучылары мәктәпнең "Туган як тарихы" музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Низамова З.М. укучыларны сугыш елларында авыл тарихы белән таныштырды. Укучылар экспонатларны тотып карау бәхетенә дә ирештеләр.

Борды мәктәбендә ФАП фельдшерлары Галина Касакина һәм Ландыш Хәсәнова балаларга авыл җирлегендәге табибларның эш нечкәлекләре, җаваплы һәм катлаулы һөнәр турында сөйләде.

Реклама

Ә Борды мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бүген кибеткә барды. Сатучы һөнәре һәркемгз яхшы таныш кебек тоелса да, бүгенге көндә аңа карата югары таләпләр куела. Любовь Маслова эш барышында куллана торган компьютеры , кибеттәге товарлар белән таныштырды, малайлар-кызларны киләчәктә һөнәр буларак шушы өлкәне сайларга чакырды.

фотолар https://edu.tatar.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X