Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районының балалар бакчаларында Яңа ел алды бәйгеләренең җиңүчеләре аталды

Районның мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел алдыннан кар фигуралары ясауга, тематик плакатлар әзерләүгә һәм Яңа ел чыршысы бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Бәйрәм алдыннан бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде һәм аларга истәлекле бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды. «Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә...

Районның мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел алдыннан кар фигуралары ясауга, тематик плакатлар әзерләүгә һәм Яңа ел чыршысы бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Бәйрәм алдыннан бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде һәм аларга истәлекле бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә бирелде. Фигуралар күп булмаса да, аларның һәрберсе төгәл һәм матур итеп, темасына туры китереп эшләнгән иде, дип бәя бирделәр бу коллективка жюри әгъзалары. Икенче урында Бәтке авылының «Аленушка», өченче урында Яңа Бүләкнең «Сәйлән» бакчасы.
Яңа ел плакатларына бәйгедә беренчелекне «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчасыннан София Елкина, икенче урынны Бәткенең «Аленушка»сыннан Вадим Саламатов, өченче урынны Боерганның «Кызыл калфак» балалары алды. Түбән Суыксуның «Ак каен» коллективы иң иҗади якын килүче буларак бәяләнде.
Яңа ел чыршысы бәйгесендә Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасы коллективы җиңде. Икенче урынны Бәткенең «Аленушка»сы алды, өченчегә Куадының бакча-башлангыч мәктәбе чыкты. Җиңүчеләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаевның мактау грамоталары һәм мәгариф идарәсенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев