Тукай районында балалар бакчасында үзенчәлекле җыелыш үткәрелде
Мусабай Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте. Кабул итү шәхси консультацияләр формасында оештырылды. Шулай ук белгечләр әти-әниләр алдында гомуми чыгышлар да әзерләгәннәр иде. Психолог Л. Насыйрова чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: "Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга,...
Мусабай Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте. Кабул итү шәхси консультацияләр формасында оештырылды. Шулай ук белгечләр әти-әниләр алдында гомуми чыгышлар да әзерләгәннәр иде.
Психолог Л. Насыйрова чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: "Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга, авыр очракларда югалып калмаска, кешеләр белән җиңел аралашырга өйрәтәләр". Чынлап та, күпме җылылык, чиста, якты хисләр бүләк итә безгә һәр яңа туган көндә нарасыйларыбыз! Без, әти-әниләрдән, баларыбыз кайгыртучанлык, дөрес тәрбия, ә иң беренче чиратта таулар күчерергә, ташлар эретергә сәләтле мәхәббәтебезне көтәләр.
Балаларны тәрбияләүдә төп шарт - бәхетле гаилә. Бәхетле әти-әниләрнең балары да бәхетле була. Бары үз үрнәгеңдә генә яхшы шәхес тәрбияләп була, минемчә. Баланың күңел "кырына" нәрсә чәчәсең? "Уңышның" сыйфатын чәчелгән "орлыклардан" чыгып күзалларга мөмкин булачак. Бала тәрбияләүдә мөһим түгел нәрсә юк. Сезнең гаиләдә нинди йолалар, традицияләр бар? Уртак ял вакытын ничек үткәрәсез? Нинди фильмнар карыйсыз, нинди китаплар укыйсыз? Балалар өйдә нәрсә белән шөгыльләнә, үзләренә ниндидер вазыйфалар йөклисезме? Балаларга мактау, хуплау сүзләре әйтергә онытмыйсызмы?..
"Бала күңеле бәллүр савыт кебек: саксыз кагылсаң, уала. Шуңа күрә, балалың кәефе киткәнен күреп тә, сәбәбен ачыкламый калу дөрес булмас иде. Бәхетле, үз көченә ышанучан, сәләтле, кызыксынучан бала тәрбиялим дисәң, балаңның да нәкъ синең кебек үк шәхес икәнен истән чыгырырга ярамый! Балаларыбызның "кечкенә дөньясына" хөрмәт белән карасак кына, үзебезнең дә картлыгыбыз кадер-хөрмәттә үтәр диеп өметләнә алабыз", - диеп йомгаклады үзенең чыгышын Ләйсән Каюм кызы.
Әти-әниләрнең күңеленә Л. Володинаның чыгышы да бик хуш килде. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен дөрес формалаштыру, авазларның дөрес әйтелешен өйрәтү бик актуаль мәсьәлә булып кала бирә. "Балаларның авазларны дөрес әйтүенә кечкенәдән игътибар бирергә кирәк,чөнки бу кечкенә ялгышларның киләчәктә зур шәхси проблемага әйләнүе мөмкин. Авазларны дөрес әйтү балаларның сәламәтлегенә дә зур йогынты ясый", - дигән сүзләр белән әти-әниләргә мөрәҗәгать итте Людмила Ильинична.
Чыгышлары барышында белгечләр әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә кулланырга мөмкин булган психологик алымнар белән таныштырды, балаларның сөйләм телендә очрый торган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә торган кайбер кызыклы алымнарга өйрәтте. Әти-әниләр рольле уеннарда да бик теләп катнаштылар. Бу чарадан бакча хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә, белгечләр үзләре дә бик канәгать калды.
Безнең чакыруны кабул итеп, белгечләрен очрашуга җибәргән өчен районның халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Г.Х.Шафиковага, "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Л.М.Хамидуллинага, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең психологы Л.К.Насыйровага, "Аленушка" балалар бакчасының логопеды Л.И.Володинага "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга киләктә сәламәтлек, уңышлар телибез, дип хәбәр итте безгә Мусабай Завод авылы балалар бакчасы мөдире Л. Хөсәенова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев