Мәгариф
Теләнче Тамакта фәнни-гамәли конференция үтте
Күптән түгел Теләнче Тамак урта мәктәбе базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында экология-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы» темасына II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә укучы яшьләрдә экология-географик культураны формалаштыру, мәктәптә һәм югары уку йортында табигый һәм гуманитар дисциплиналарны өйрәнгәндә экологик һәм географик белемнең дәвамчанлыгы мәсьәләсе, укыту-тәрбия барышында инновацион технологияләр куллану...
Күптән түгел Теләнче Тамак урта мәктәбе базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында экология-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы» темасына II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә укучы яшьләрдә экология-географик культураны формалаштыру, мәктәптә һәм югары уку йортында табигый һәм гуманитар дисциплиналарны өйрәнгәндә экологик һәм географик белемнең дәвамчанлыгы мәсьәләсе, укыту-тәрбия барышында инновацион технологияләр куллану буенча фикер алышынды. Әлеге конференция Казан (Идел буе) федераль университеты, Яр Чаллы шәһәренең социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә оештырылды. Биредә Саратов өлкәсеннән, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Арча, Актаныш, Алабуга, Сарман, Саба, Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Балык Бистәсе районнарыннан вәкилләр катнашты, дип хәбәр итте безгә район мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев