Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт, яраткан мәктәбем!

Җәйнең соңгы ае. Озакламый тагын укулар башланыр. Тик бу юлы, гадәттәгечә, мәктәп мине көтеп тормас, ә инде Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) яңа студентларга, шул исәптән миңа да, үзенең ишекләрен ачар.

Яңа танышлар, яңа группа, яңа педагоглар, яңа шәһәр, студент тормышы...

Минем кебек үк, башка чыгарылыш класс укучыларының тормышларында да яңа этап башлана.

Әйе, әлбәттә, үзеңне вузга керүчеләр исемлегендә күрү (бигрәк тә бюджетка) бик рәхәт. Ләкин ул исемлекләр артында бик озын, хәзер инде бик тиз үтеп киткәндәй тоелган 11 мәктәп елы. Бигрәк тә 11нче сыйныф. Компьютер, телевизор һәм башка нәрсәләрне шул елга бер кырыйга куеп торып, ел буе БДИ эченә кереп китәргә туры килде.

Апалар, абыйлар, әти-әниләр, дуслар - барысы да безнең өчен ел башыннан соңгы имтихан нәтиҗәләрен белгәнчегә кадәр кайгыртып тордылар. Ә барысыннан да бигрәк укытучыларыбыз борчылгандыр, мөгаен.

Әйе шул, алар бит 11 ел буе акыл көчләрен, вакытларын кызганмыйча безгә ныклы белем бирергә тырыштылар. Шуңа күрә дә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Мәләкәс мәктәбе укытучыларына рәхмәт әйтәсем килә. Тик барыбер дә үземне имтиханга әзерләгән укытучыларны аерып әйтеп китмичә булмый. Назима Муллануровна, Мөнирә Сагировна, Галина Константиновна, Зөбәрҗәт Масгутовна, Лилия Ивановна, сезгә алга таба да яхшы укучылар, эшләрегездә бары тик уңышлар, гаилә бәхете, озын гомер, саулык-сәламәтлек телим.

Тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђп